Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Минем бабам ярты Европаны азат итте

Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең 3 «Б» сыйныф укучысы Сафира Нәфыйкова бабасы Гиндулла Насыйбулла улы Хөсәеновның сугышчан батырлыклары турында сөйли. Сүзне аңа тапшырабыз.

Фотоны Әлфия Гаврилова бирде

 

Ул 1916 елның 14 июлендә Уфа өязе Мостафа авылында туа. 1941 елның 26 июнендә Калининград фронтына алына. Артиллеристлар курсларыннан соң Өченче танк армиясе составында сугыша. 1942 елда аны Советлар Союзының Коммунистлар партиясе сафларына алалар.

Өченче Украина фронты составында ул Харьковны, Днепропетровскны, Кривой Рогны, Полтаваны азат итүдә катнаша. Харьков өчен барган сугышта аның командованиесендәге орудия расчеты өч немец танкы юк итә. Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә һәм өйгә ике атналык ял ала. Аннары фашистларга каршы инде чит илдә сугышкан.

Ул Румынияне, Болгарияне, Венгрияне, Югославияне, Чехословакияне, Австрияне азат итү өчен батырларча көрәшә. Прага өчен барган сугышларда авыр яралана. Җиңү көнен ул 1945 елның 9 маенда Италия чигендә старшина званиясендә каршы ала. Тик өенә 1945 елның 9 ноябрендә генә кайта, чөнки аны сугышчан иптәшләре белән Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, чөнки анда Япония белән сугыш куркынычы саклана.

Сугыштагы батырлык һәм каһарманлык өчен кыю бабам икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнде.

Өйгә кайткач, аны колхоз рәисе итеп куялар. Җимерелгән хуҗалыкны торгызу, басуларны, терлекчелек фермаларын торгызу аңа һәм авыл халкына җиңел булмый. Әмма ул барлык сынауларны да намус белән үтте.

Гиндулла Насыйбулла улы 2002 елның 13 декабрендә вафат була. Башкортостан Республикасының Мостафа авылында җирләнгән.

Без барыбыз да бабабыз белән горурланабыз, фоторәсемнәрне кадерләп саклыйбыз һәм аның васыятьләрен онытмыйбыз – тынычлыкта яшәргә, намус белән эшләргә һәм Ватанны яратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев