Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Минем батырлык малайларның төшләренә генә керсен

Дәвамы. Башы газетаның №11 санында Безнең якташыбыз Анатолий Жедяевский 1943 елда яу кырында батырлык кыла. Ярты гасырдан соң Лаеш районы делегациясе сугышчы батырлыгына баш ию өчен Краснодар краенда булды. Анатолийның әнисе, Александра Григорьевна, олы улының һәлак булган урыны билгеле булганны кадәр аз көтә алмады. Уртанчысы, Николай, Курск дугасында хәбәрсез югалды....

Дәвамы. Башы газетаның №11 санында

Безнең якташыбыз Анатолий Жедяевский 1943 елда яу кырында батырлык кыла. Ярты гасырдан соң Лаеш районы делегациясе сугышчы батырлыгына баш ию өчен Краснодар краенда булды.

Анатолийның әнисе, Александра Григорьевна, олы улының һәлак булган урыны билгеле булганны кадәр аз көтә алмады. Уртанчысы, Николай, Курск дугасында хәбәрсез югалды. Кечесе, Геннадий, әнисе вафатыннан соң Оренбургта яши. 1984 елда ул үз улы белән Җиңү көнендә Старовеличковский станицасына Анатолий Жедяевскийга һәйкәл ачу тантанасына килә. Геннадий Лаешка кайта, 1985 елда мәктәпне тәмамлаган батырны искә алу өчен Кубаньга барган укучылар һәм укытучылар төркеме белән очраша.

Сыйныфташлары истәлекләре буенча, Анатолий яхшы укыган, белемнәрен дуслары белән бүлешкән, кызыксынучанлыгы белән аерылып торган, күп укыган, шахмат уенында көчле булган, музыканы яраткан. Елганы тиз арада аркылы йөзеп чыккан, тимераякта һәм чаңгы шуган. Балык тотарга яраткан, агачтан төрле әйберләр ясаган - үзе ике көймә ясаган. Аралашучан, шат күңелле, ачык йөзле була. Әнисенә булышкан, энеләре аннан үрнәк алган.

Старовеличковский станицасында яшәүчеләр һәм халык депутатларының Калинин Советы СССР Югары Советы Президиумына Анатолий Жедяевскийга Советлар Союзы Герое исеме бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр.Әмма үтенечләре канәгатьләндерелә алмау турында җавап алалар, чөнки часть үз вакытында бүләккә тәкъдим итмәгән була.

Әмма еллар совет солдаты батырлыгын халык хәтереннән юа алмый. Бүләк үз героен тапмаса да, безнең күз алдына Лаешның яшь егете батырлыгы килә. Ул дошман белән үлемгә ташлана, соңгы сугышта каушап калмый.

Безнең станицада булган һәр көнебез эчтәлекле һәм онытылмас булды. Днепровский станицасында без һәлак булганнар истәлегенә ачылган мемориалда булдык. Тамашевск шәһәрендә Степановлар гаилә музее экспонатлары белән таныштык, безгә тугыз ул тәрбияләп үстергән һәм тугызы да югалткан солдат анасы батырлыгы хакында сөйләделәр, 1977 елда ул үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Легендар батырлыкны мәңгеләштерү өчен Краснодар краенда Епистиния Федоровна Степанова исемендә әдәби премия булдырганнар, аның беренче лауреаты Михаил Шолохов булган.

"Октябрь" колхозы музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны П.К. Нечипоренко безне станица тарихы белән таныштырды, куркыныч сугыш еллары турында сөйләде. Монда яшәүчеләрнең 1058 туган өйләренә әйләнеп кйтмаган... Музей фондларында 1943 елның февралендә станицаны азат иткән чакта һәлак булучылар турында материаллар сакланган, шул исәптән Анатолий Жедяевский хакында да.

Безнең өчен Старовеличковский читендә танк экипажының соңгы сугыш урыны иң дулкынландыргычы булды. Биек булмаган рәшәткә артында һәлак булган өч танкист истәлегенә өч каен утыртылган. Уртада кызыл йолдыз, анда 1943 елның 18 февралендә өлкән лейтенант Анатолий Александрович Жедяевский командалык иткән "Т-34" танк экипажы геройларча һәлак булды дип язылган табличка беркетелгән.

Танкистлар станица уртасындагы гражданнар сугышы геройлары күмелгән бакчада җирләнгән.

Нина Воронина, педагогик хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район