Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Мәктәп балалары урманны саклыйлар

Лаешның 2нче урта мәктәбе укучылары 1000нән артык имән үсентесе утыртты.

Фото Лаешның 2нче мәктәбе бирде.

Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары ел саен үткәрелә торган “Урманнары саклыйбыз” урманнарны торгызу буенча Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

 

Мәктәп педдагоглары сүзләре буенча, быел акция “Сәламәт урман – сәламәт кешеләр” шигаре белән үткән. Шулай итеп Лаеш укучылары коронавирус инфекциясе белән көрәшкән медицина тармагы хезмәткәрләрен хуплаганнар. “Экстрим” экология отряды балалары Лаеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән 0,6 гектарлы территориядә 1000нән артык имән үсентесе утырттылар.

 

Исегезгә төшерәбез, Лаешның 2нче мәктәбе яшь экологлары мәктәп территориясендә каштан (кәстәнә) үсентеләре утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев