Мәктәпкә һәм балалар бакчаларына алганда кемнәр ташламалардан файдалана
Уку елы башлануга да күп вакыт калмый. Әти-әниләр балалары нинди мәктәпләрдә укыячаклар, аларның балаларын бакчаларга алырлармы дип борчылалар.
Халыкның нинди категорияләре ташламалардан файдалана һәм бу өлкәдә ришвәтчелекне профилактикалау өчен нинди чаралар күрелә, без шул хакта мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова белән сөйләшәбез.
-Лия Илдусовна, Татарстанда белем бирү учреждениеләренә беренче сыйныфка гаризалар кабул итү 2022 елның 1 апреленнән башланды. Ә хәзер гариза бирергә буламы?
-Юк, соңга калмадыгыз. Гаризалар кабул итү ике этапта үтә. Беренче этап 1 апрельдән 30 июньне дә кертеп үтте, теркәлү урыны буенча мәктәпкә яки ташламалар булганда башка мәктәпкә ( мәктәп беркетелгән территориядә яшәгән балалар, шулай ук өстенлекләре, беренче чират һәм чираттан тыш хокукы булганнар). Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьне дә кертеп, мәктәп беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен.
-Мәктәпкә алганда кемнәр ташламага ия?
-Беренче чиратта белем бирү оешмаларына кабул итү хокукы интернат булганда РФ тикшерү комитеты хезмәткәрләре, РФ судьялары һәм прокурорлары балаларына; дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә беренче чиратта урын РФ тикшерү комитеты хезмәткәрләре, РФ судьялары һәм прокурорлары; полиция хезмәткәрләре булмаган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре балаларына; әгәр бу мәктәптә аның абыйсы яки апасы укыганда бирелә. 2нчедән 11 сыйныфка балалар белем бирү учреждениесендә урын булганда гомуми нигездә кабул ителә.
Белешмә өчен: 2019 елдан Лаеш районында беренче сыйныфка килүче балалар саны арта. Шуңа күрә биш мәктәп ике сменада укытырга күчәргә мәҗбүр. 2022 елның 1 сентябреннән тагын өчесе 2 сменага күчә.
-Быел мәктәпкә кабул итүдә яңалыклар бармы?
-2022 ел яңалыгы – электрон гариза бирү мөмкинлеге. Ришвәтчелеккә юл куймау өчен гаризалар Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша (ЕПГУ) кабул ителә.
-Ә балалар бакчаларына кабул итү буенча хәлләр ничек?
-Ришвәтчелек хокук бозуларны профилактикалау максатыннан 2011 елның 1 мартыннан Татарстанда “Балалар бакчасына исәпкә кую” электрон хезмәте эшли, ул ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында – uslugi.tatar.ru. бу гамәл халык һәм җәмәгатьчелек өчен кулай һәм үтә күренмәле. АИС “Электрон балалар бакчасы” системасы эшендә яңалык - баланы урнаштыру өчен ике-өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сайлау мөмкинлеге. Электрон чират ришвәтчелек очракларына юл куймый һәм гражданнарга дәүләт хезмәтләре алуга чыгымнарны киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев