Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәрьям Ана җимешләреннән тәсбихлар

Иске Пристаньда яшәүче Рәзифә Вәлиева бакчачылык һәм үсемлекчелек белән мавыга. Ул “Кама ягы” укучылары белән ничек итеп Мәрьям Ана үсемлеген үстерә башлавы тарихы белән уртаклашты.

Фото Рәзифә Вәлиева архивыннан

Белешмә өчен:

Изге Афон тавында, изге Анна скитында монахлар каты орлыклы кыяклы культура эшкәртәләр һәм аны Мәрьям Ана яшьләре дип атыйлар. Үсемлекнең орлыкларын дога укыганда кулланылучы тәсбихлар эшләү өчен кулланалар. Бу чәчәк бакча һәм паркларны яшелләндерү өчен декоратив үсемлек буларак яхшы. Мәрьям Ана бакчада, йорт яны участогында, түтәлләрдә һәм газонда чәчәк атучы үсемлекләр арасында матур күренә.

-Борынгы заманнарда бу үсемлекне безнең әби-бабайларыбыз да үстергән, - дип сөйли Рәзифә Вәлиева. – Аның орлыкларыннан тәсбих ясаганнарын әнием белән әбиемнән ишеткәнем бар иде. Мин аның орлыкларын озак эзләдем һәм, ниһаять, таптым. Ул көйсез үсемлек, әмма мин аны үстердем һәм орлыкларын теләге булган кешеләргә таратырга телим.

Бервакыт Рәзифә Харис кызы китапханәдә бер газетада Мәрьям Ана турында кызыклы мәкалә күрә. Аның авторы үсемлекне үстергән кешене озак эзләгән була. Ниһаять, үзсүзле бакчачы карт кына бер әбине табу бәхетенә ирешә, ул бик теләп аңа Мәрьям Ана орлыкларын бирә. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр, менә 20 ел инде ул бу чәчәкне үстерә.

Безнең укучыбыз әлеге гадәти булмаган чәчәк орлыкларын үзендә булдыру идеясе белән яна башлый. Газета редакциясеннән мәкалә авторы телефонын ала һәм аңа шалтырата. Бакчачы аңа ярдәм итәргә шатланып ризалаша, бары Мәрьям Ананың гади үсемлек булмавы, таләпчәнлеге, бар кешенең дә аны үстерә алмавы турында кисәтә.  Ул 15 орлык җибәрә, Рәзифә аларны өйдә тәрәзә төбенә утырта. Тиздән барлык орлыклар да тишелеп чыга. Соңрак бакчачыга шалтырата, ә ул барлык орлыкларның да шытуына шакката.

-Җиңел кулдан җиңел кулга! – дип җавап бирә ул Рәзифәгә.

Каты кабыклы җимешләрдән Рәзифә Харисовна матур, натураль мөселман тәсбихлары ясый. Орлыкларын танышларына һәм туганнарына, барлык теләүчеләргә актив тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев