Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәрьям Шакировага 103 яшь тулды

23 гыйнвар көнне Пәрәү авылында яшәүче Мәрьям Гыйльман кызы Шакировага 103 яшь тулды.

Аны бу җитди дата белән район башлыгы Илдус Зарипов, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, авыл җирлеге башлыгы Равия Евдокимова һәм башкалар котлады.

Тыл хезмәтчәне Мәрьям Гыйльман кызы Шакирова авыр тормыш юлы үтә. Ул 1918 елда, Гражданнар сугышы барганда һәм каты сугышлар вакытында Пәрәүдә туа. Аның тормышы – ХХ гасыр башыннан башлап илебезнең барлыкка килү тарихы. Коллективлаштыру, индустриализация, репрессияләр, совет-фин сугышы, Бөек Ватан сугышы, җимерелгән хуҗалыкны торгызу, чирәм җирләр, үзгәртеп кору һәм башка күп нәрсәләр. Әмма иң авыр вакытларда да Мәрьям Гыйльман кызы мәрхәмәтле, ачык күңелле һәм игелекле булып кала.

Соңгы тапкыр Мәрьям ирен 1939 елда фин сугышына киткәндә күрә. Фин сугышыннан соң яраткан Харисы Бөек Ватан сугышы фронтына эләгә, шуннан соң өенә кайтмый…

Ә Мәрьям сугыш елларында колхозда эшли. Күп кенә хатын-кызлар кебек үк, Апас районында траншеяләр һәм окоплар казый. Берүзенә кызын үстерү җиңел булмый. Әмма Мәрьям беркайчан да зарланмый. Хуҗалыкны яхшы алып бара, мал-туар асрый, үзе йон эрли һәм җылы әйберләр бәйли. Сугыш бетә, тормыш акрынлап җайга салына башлый. Оныклары, оныкчыклары үсеп җитә…

50 елга якын – аның хезмәт стажы шундый. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Мәрьям Гыйльман кызы Шакирова “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була, күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Хәзер, 103 яшендә Мәрьям апа район тормышы белән кызыксынуын дәвам итә. Хәер, аның үзенең дә искә алырлык нәрсәләре бар.

Туган көнендә ул бүләкләр кабул итте һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев