Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

МХО сугышчылары Татарстан Рәисен сайлауларда катнаша

Махсус операция зонасында Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү өчен биш экстерриториаль участок ачылды.

Аларның икешәр участогы Луганск Халык Республикасында һәм Донецк Халык Республикасында, берсе — Херсон өлкәсендә.
Фотода –  МХО зонасындагы сайлау участокларының берсендә Лаеш районыннан якташыбыз Евгений Афанасьев тавыш бирә.

Тавыш бирү көненә кадәр Евгений II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» хәрби бүләк белән билгеләнде.
Хәзер безнең сугышчылар илнең киләчәге өчен көрәшәләр. Татарстан Рәисен сайлау — шулай ук киләчәк турында кайгырту ул. Шуңа күрә сугышчылар сайлауларга бик җитди карыйлар. Аларның карарлары уйланылган һәм йөрәктән килә.
Тәкъдим ителгән фото өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МХО сугышчылары Татарстан Рәисен сайлауларда катнаша