Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мысыдан Берлинга кадәр

Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан ел сирәгәя. Лаеш районында фәкать 16 фронтовик бар. Аларның һәркайсының биографиясе - илебез тарихы битләрендә аерым бер героик урын алып тора. Николай Васильевич Киселев 1926 елның 16 апрелендә Мысы авылында туган. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач ветеринария санитарлары курсында укып кайта һәм колхозда эшли. 1943 елда...

Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан ел сирәгәя. Лаеш районында фәкать 16 фронтовик бар. Аларның һәркайсының биографиясе - илебез тарихы битләрендә аерым бер героик урын алып тора.

Николай Васильевич Киселев 1926 елның 16 апрелендә Мысы авылында туган. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач ветеринария санитарлары курсында укып кайта һәм колхозда эшли. 1943 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар.

-Мин Белорус фронтында сугыштым, - дип искә ала Николай Васильевич. - Пулеметчылар отделениесендә сержант идем. Варшаваны азат итүдә катнаштым. 1945 елның 25 апрелендә Берлин өчен барган сугышларда башым каты яраланды.

Җиңү көнен Николай Киселев госпитальдә каршылый. Аның яраларын озак вакытлар дәваларга туры килә. Савыккач Кызыл армиядә хезмәт итүен дәвам итә, әмма кулына корал алмый: Идел буенда уңыш җыюда булыша. Туган өенә 1949 елда гына әйләнеп кайта - сугышка киткән авылдашлары арасында бердәнбере.

Эшкә урнаша, өйләнә. Мысы авылы Куйбышев сусаклагычы төзелгәндә су басу зонасына кергәч, Киселевлар Лаешка гаилә башлыгы салган йортка күчәләр.

Николай Васильевич җирле трестта гравий мастеры булып эшли, соңыннан кирпеч заводында һәм төзү-монтажлау идарәсендә хезмәт куя. Әмма 1945 елда алган яралар үзләрен сиздерәләр. Каты баш авыртулары аны алдан пенсиягә чыгарга һәм озак дәваланырга мәҗбүр итә.

Сугыш ветераны әле дә ул дәһшәтле елларны искә ала.

-Минем белән бер отделениедә Иван Муратов дигән бик шәп егет бар иде, тумышы белән Украинадан, - дип сөйли Николай Киселев. - Без аның белән күп кыенлыкларны үттек, ә менә ул Җиңү көнен күрә алмады: мин яраланган көнне һәлак булды...

Николай Васильевич сугыш чоры җырларын ярата, гармунда уйный. Аның тагын бер мавыгуы бар - шахмат.

Хәзер ул хатыны Анна Петровна һәм күп санлы туганнары белән Лаешта яши. Ветеранның биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Алар барысы бабалары батырлыгы һәм аның сугышчан бүләкләре - өченче дәрәҗә Дан ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән горурланган зур тату гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район день Победы ветеран ВОВ