Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Намус белән хезмәт итегез, кече сержант Александр Савельев!

Татарстанның үзләре теләп контракт буенча хезмәт итү батальоны ”Алга” тагын бер Лаеш сугышчысы белән тулыланды.

Автор фотосы

Татарстанның беренче исемле контракт буенча хезмәт итүчеләр батальоны хезмәт итү өчен бер атна элек китте.

 Әмма Россиягә хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта гына. Менә инде якынча 80 кешедән торган өстәмә сугышчылар төркеме озатуга әзерләнә. Алар арасында Лаештан Александр Савельев та бар. Якташыбыз 1973 елда туган, әмма артык яшь булмаса да тән төзелеше спортчыларныкы кебек, төз буйлы. Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев сөйләгәнчә, бу сугышчы үз теләге белән хәрби хезмәттә булган инде. Әмма махсус батальон туплаулары турында белгәч, Татарстан патриотлары сафын тулыландырырга хәл иткән һәм үзенең хәрби статусын күтәрергә булган.

Александр Савельев хәрби комиссияне, һөнәри-психологик сайлауны уңышлы үткән, саклану министрының хезмәткә алу турындагы боерыгын алган. Шушы көннәрдә якташыбыз Оренбург өлкәсендәге полигонга китү өчен танк училищесына китә. Анда батальон өстәмә хәрби әзерлек үтә, хәрби подразделениегә теркәлә. Августның беренче ункөнлегендә ул алга таба юл ала һәм махсус операциядә катнашу өчен Ростов юнәлешенә озатыла.

Лаеш район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков, район ветераннар советы рәисе Лидия Грабалина сүзләреннән соң якташыбызны озатырга һәм үз теләкләрен җиткерергә килүчеләр алдында хәрби комиссар Александр Афанасьев үзенең яңа приказын укыды. Запастагы рядовой Александр Савельевка чираттагы кече сержант званиесе бирелде. Үз карарын Александр Юрьевич гади аңлатты: “Кеше моңа лаек. Эчке инанулары сугышчыны бу ирләрчә, патриотик гамәл  кыларга этәрә”.

Кече сержант Александр Савельев, намус белән хезмәт итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Намус белән хезмәт итегез, кече сержант Александр Савельев!