Нәниләр өчен зур төзелеш: Имәнкискәдә эш кайный
Имәнкискә авылының «Карлыгач» балалар бакчасында эш кайный: биредә капиталь ремонт һәм территорияне төзекләндерү тулы куәткә бара.
Барысы да яңартыла: бинаның үзеннән алып уен мәйданчыгына кадәр. Тиздән биредә тагын да уңайлырак, яктырак һәм заманчарак булачак. Безнең нәниләр яңа, уңайлы шартларда мөмкин кадәр тизрәк уйный һәм шөгыльләнә алсын өчен, без эшләрнең барышын игътибар белән күзәтеп барабыз. Нәтиҗәсе искиткеч булачак, дип вәгъдә итәләр!
Фото: Айгөл Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев