Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Нармонка җирлеге: күренеп торган эш

Бүген, 2025 елның 22 гыйнварында, Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләрнең район җитәкчелеге белән очрашуы булды.

Фото авторы Денис Суханов

Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгын билгеләп үтте һәм волонтерларга армый-талмый эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Үзара салым (1 млн сум) һәм республика бюджеты (4 млн сум) акчалары ярдәмендә Карадүледә, Татар Кабанында һәм Караешта юллар ремонтланды, Титәй авылына суүткәргечләр алыштырылды, зиратлар чистартылды.

Яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру — мөһим юнәлешләрнең берсе. Дүрт торак пунктта 73 яңа фонарь куелган. Нармонкада күпфатирлы ике йорт капиталь ремонтланган, авыл мәдәният йорты яңартылган, Үзәк урам асфальтланган (800 м), Караешка керү юлы төзелгән (1,7 км), Карадүледә тротуар салынган һәм Нармонкада контейнер мәйданчыгы җиһазландырылган. Яңа скважина борауланган, су җыю урыннары төзекләндерелгән — хәзер Титәй халкы чиста су  ала. Күл янында купель төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нармонка җирлеге: күренеп торган эш