Нармонкада мобилизацияләнүчеләрнең өч гаиләсенә утын китерделәр
2023 елның 21 гыйнварында ЛДПР партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Координация советы әгъзасы Дмитрий Дементьев “Тепло” хәйрия проектының җитәкчесе Артур Йосыпов белән берлектә, Нармонкада мобилизацияләнгән өч гаиләгә утын китерделәр.
Автор фотосы
- Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә даими рәвештә ярдәм итәбез. Лаеш районы җитәкчелеге мохтаҗ хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре турында мәгълүмат җыю эшен тиз арада координацияләде. Бездә ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә шактый. Бу инде беренче тапкыр түгел. Нармонка авыл җирлеге башлыгы Артем Солягин мохтаҗларның гаиләләренә шәхсән килеп исемлекләр җыя. Шулай ук Артем Олегович утын бушатырга кешеләр билгели һәм урыннарда утын кабул итү, бушату өчен җавап бирде. Барлык мохтаҗларны да тәэмин итәчәкбез – дип хәбәр итә Дмитрий Викторович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев