Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Наталья Андронова: “Яшүсмернең киләчәк тормышы нинди буласы күп яктан безгә бәйле”.

31 майда балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел бу бүлеккә 82 яшь тула. Аның хезмәткәрләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү белән шөгыльләнәләр. Алар эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе - күзәтүсезлек һәм каручысызлыкны профилактикалау. Лаеш районында ПДНда 35 үсмер һәм 45 уңышсыз гаилә исәптә тора....

31 майда балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел бу бүлеккә 82 яшь тула.

Аның хезмәткәрләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү белән шөгыльләнәләр. Алар эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе - күзәтүсезлек һәм каручысызлыкны профилактикалау.

Лаеш районында ПДНда 35 үсмер һәм 45 уңышсыз гаилә исәптә тора. Бу бүлекчәдә өлкән инспектор Михаил Машин, инспекторлар Ләйсән Нургалиева һәм Ангелина Коннова (рәсемдә уңда) хезмәт итә. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә Наталья Андронова (рәсемдә сулда) җитәкчелек итә. Хезмәткәрләр исәптә торучыларны регуляр тикшерәләр, аларның гаиләләрендәге хәлләрне күзәтәләр.

Еш кына алар игътибарына исерткеч эчемлекләр эчүче үсмерләр эләгә. Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар арасында мондый хокук бозу арту күзәтелә.

ПДН инспекторы көне киңәшмәдән башлана: төнге тәүлектән соң материаллар алалар, көнгә эш планлаштыралар.

-Без кабинет эшчәннәре түгел, - дип сөйли Наталья Андронова. - Профилактикалау рейдлары үткәрәбез, исәптә торган ата-аналарны һәм балаларны тикшерәбез, мәктәпләрдә лекцияләр укыйбыз. Хәзер БДИ тапшыру вакытында тәртип саклауда катнашабыз.

Яшүсмерләр белән очрашканда инспектор еш кына психолог ролендә була. Ул тыңлый да, киңәш тә бирә. Кайчакларда балалар нәкъ менә аңа, ПДН инспекторына, серләрен ачалар, хыяллары белән уртаклашалар. Аның белән гаиләдәге проблемаларны, үзләренең беренче мәхәббәтләре турында, кайбер борчыган мәсьәләләрне тикшерәләр.

-Без балалар белән төрле темаларга аралашабыз, эчкерсез сөйләшү барышында күп нәрсәләр ачыла, - дип сүзне дәвам итә Наталья Викторовна. - Безнең алда балага җәза бирү түгел, ә аңа кыен хәлдә ярдәм итү, тормышта дөрес юл сайлауда булышу бурычы тора.

Четерекле һәм регуляр эш нәтиҗәсендә районда төзәлү юлына баскан гаиләләр бар. Мәсәлән, ПДН хезмәткәрләре балигъ булмаган биш бала анасының хокукларын чикләделәр. Ул, ата-ана хокукын торгызырга теләп, алкогольле эчемлекләр куллануын ташлады, эшкә урнашты, өенә ремонт ясый башлады.

-Әгәр без уңай динамика барышына ышансак, аның ата-ана хокукын торгызу өчен эш башлаячакбыз, - диде Наталья Андронова. - Балалар әлегә балалар йортында.

Яшь балигъ булмаганнар язмышы өчен көрәшү - ул җиңел эш түгел. Әмма ул Наталья Викторовнага ошый:

-Яшүсмернең алдагы тормышы ничек буласы күп яктан безгә бәйле. Үзебезнең һөнәри бәйрәмебездә мин коллегаларыма түземлек, ачык күңелле булуларын, һәр туган көнгә куанып яшәүләрен телим. Кешеләр бездән яклау һәм ярдәм көтәләр, ә инде бу безнең бар эшебезгә бик тә зур җаваплылык йөкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район