Ничек тәкә сатып алырга һәм авырмаска
Корбан бәйрәменә тәкә сатып алганда, аның симезлегенә генә карамаска кирәк.
Хайванны каян алып килүләре шактый мөһим фактор.
Корбан бәйрәме - мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул 20 июльдә билгеләп үтеләчәк. Тантананың мөһим элементы - корбан чалу. Ел саен Корбан бәйрәме алдыннан республикага башка төбәкләрдән мөгезле вак терлек кертелә. Әмма хайванны сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: Россия территориясендә хайваннарның кайбер йогышлы авырулары буенча катлаулы эпизоотик хәл күзәтелә.
Мәсәлән, Россия Федерациясенең 33 субъекты мөгезле вак терлекләр тилчәсе буенча имин түгел. Мөгезле вак терлек бруцеллезы буенча - 31 төбәк.
Шуны исәпкә алып, Татарстаннан читтән терлек сатып алганда, республикага хайваннарны кертү буенча түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
- читтән терлек кертеләчәк төбәк хайваннарның йогышлы авырулары буенча имин булырга тиеш;
- кертү Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш, моның өчен терлек кертү нияте турында алдан ук сорату җибәрелә;
- читтән кертелә торган терлекләрнең һәр партиясенә ветеринар-санитария документы рәсмиләштерелергә тиеш;
- керткәннән соң ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк;
- терлекләр карантин чаралары үтәргә тиеш.
- Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк – бу билгеле хакыйкать, - ди "Лаеш РДВБ" ДБУ башлыгы Олег Портнов. - Тик еш кына, кызганычка каршы, без аның турында авырып киткәч кенә искә алабыз. Таләпләрне үтәгез, сезнең белән барысы да әйбәт булсын.
Фотоны Рәзинә Фаязова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев