Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Никольский авыл җирлеге актив үсә

Никольский җирлегендә яшәүчеләрнең район хакимияте вәкилләре һәм җирлек башлыгы белән очрашуында сүз мәдәният өлкәсендәге казанышлар турында гына бармады.

Очрашу булган авыл мәдәният йортына керүгә килүчеләр халык бәйрәме мохитенә чумдылар. Җирлек казанышлары күргәзмәсенә куелган балның күплеге шаккатырды. Рус һәм татар милли киемнәрендәге курчаклар, обореглар, рус хатын-кызлары киемендәге бизәкләр, сөлгеләр, агачтан эшләнгән әйберләр сокландырды. Яшь спортчыларның медальләре һәм кубоклары күплеге таң калдырды. Монда, фойеда ук, Никольский авыл җирлегенең талантларга бай булуы аңлашылды. Очрашуны ачкан концерт моны раслады: күз явын алырлык костюмнар, күп төрле һәм яхшы куелган номерлар.

Рәсми өлешне җирлек башлыгы Эрнест Алиев ачты. Ул эшләнгән эшләр турында хисап тотты һәм 2023 елга бурычлар белән таныштырды. Соңгы елларда җирлекнең интенстив үсүенә басым ясады.

Җирлектән мобилизацияләнгән өч кеше һәм контракт буенча ике кеше СВО зонасында. Барысы аларның тиз арада өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын көтә. Аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә. Җирлек башкарма комитеты бинасында гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган. Никольскийда яшәүче Любовь Сафина инициативасы белән мәдәният йортының спорт залында волонтерлар авылның актив кешеләре безнең сугышчылар өчен маскировка ятьмәләре үрәләр.

Җирле хакимият эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – торак пунктларны төзекләндерү. Экологик икеайлык кысаларында җирлек территориясен, зиратны, юл буе полосаларын һәм һәйкәлләрне чистарту буенча өмәләр үткәрелгән, корыган агачлар киселгән, хуҗасыз этләр тотылган. 21 рөхсәтсез чүплек бетерелгән.

Үзара салым программасы 2014 елдан эшли. Үзара салым ярдәмендә Пиголида һәм “Новоникольское” коттедж поселогында (КП) су басуга каршы чаралар үткәрелгән: торак пунктлар тирә ягына траншеялар казылган. “Урмай” КПда да язгы ташуга каршы чаралар үткәрелгән.

Урта һәм эре бизнес үсә. Никольский территориясендәге технопаркта яңа бина төзелгән. Бетон җитештерү өчен өстәмәләр модификацияләү үзәге эшли (пластификаторлар, ныклык арттыручылар, салкынга каршы өстәмәләр һәм башкалар). Каравонга килүчеләр һәм катнашучылар өчен автомобильләр кую өчен өч өстәмә мәйданчык булдырылган. Сапуголи-Никольский һәм Пиголи-Тарлаши әйләнеп үтү юлларына өстәмә керү юллары ясау ниятләнә. Район бюджеты исәбенә биш яңа чүп мәйданчыгы төзелгән. 2023 елга  евроконтейнерлар кую белән тагын дүрт яңа чүп мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Никольскийда яңа ФАП төзү каралган. “Восточные Сапуголи” КПны газлаштыру программасы буенча эш актив бара.

Җирлек башлыгы 2023 елда хәл ителәсе проблемаларны атады. Укучыларны мәктәпкә йөртү өчен тагын бер автобус кирәк. Ә булган икесен яңага алыштыру сорала. Су сыйфаты да борчый. Яңа скважина бораулау яки искесен тирәнәйтү зарур.

Район башлыгы Илдус Зарипов үз чыгышында Эрнест Алиев чыгышында күтәрелгән проблемалар үтәләчәк дип ышандырды. Никольскийда эшли дә, ял да итә беләләр. Җирлек үсешенә сизелерлек өлеш керткән кешеләргә Илдус Фатыйх улы бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никольское Лаеш районы ел йомгаклары