Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Өч пар, өч язмыш, мәхәббәт һәм бәхетнең өч тарихы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаеш ЗАГСында өч буын гаилә парын, гаилә тормышы стажы төрле булган парларны хөрмәтләделәр.

Әмма аларның барысын бер нәрсә берләштерә – мәхәббәт һәм үз гаиләңә тугры булу, хисләрнең чын булуы һәм үзеңнең икенче яртыңа тугры булу.

Менә инде 14 ел дәвамында һәр елны Лаеш районында иң лаеклы гаилә парын сайлыйлар һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләклиләр. Быел мондый хөрмәткә Хафизовлар гаиләсе – Татар Янтыгы авылы укытучылары лаек булды. Рафыйк Салих улы һәм Гөлсинә Сәлмәнфариз кызы туган авылларында дөньяга аваз салганнар һәм гомер буе монда яшиләр. Бер-берләрен бала чактан беләләр. Монда гаилә коралар, бер мәктәптә эшлиләр, ике кыз үстерәләр, үз оныклары белән горурланалар. 47 ел бергә яшиләр, ә бер-берләренә кичә генә өйләнешкән кебек карыйлар. Менә ул бәхет!

Бәйрәмдә тагын бер парны алтын туйлары белән котладылар. Бу Лаешта яшәүче укытучылар гаиләсе. Тамара Дмитриевна һәм Николай Владимирович Сакутиннар бергә 50 ел яшиләр, Иске Пристаньдагы 3енче мәктәптә эшлиләр. Минем шулай озак бергә яшәү вакытында хисләрегез сүрелмәдеме дип соравыма гаилә башлыгы: “Юк сүрелмәде. Бу хакта уйларга иртәрәк әле” дип җавап бирде.  Булдырасыз!

Яшь гаиләләр буынын тәкъдим иткән Лаештан Сергеевлар гаиләсенә тигезләнү өчен үрнәк бар. Күптән түгел Сергей һәм Алинаның икенче баласы туган һәм Гаилә, мәхәбәт һәм тугрылык көнендә аларга тантаналы шартларда ана капиталына сертификат тапшырдылар. Шулай ук яшьләр дә бергә эшлиләр – Таттелекомда, хатыны хәзер декрет ялында. Алда әле аларны озын һәм бәхетле гомер көтә дип өметләнәбез.

Гаилә парларын котлау һәм аларга бүләкләр, сертификатлар тапшыру өчен ЗАГСка райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков килде. Ул үзенең котлау сүзендә бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, төрле социаль катлаудан булган Петр һәм Феврония мәхәббәтен искә алды. Җитәкче тантанага килүчеләргә соклануын белдерде, барысын бәйрәм белән котлады һәм барлык гаиләләргә мәхәббәт һәм тугрылык теләде.

Район мәдәният йорты яраткан артистлар катнашында зур булмаган концерт әзерләгән. Мәхәббәт турында җырлар яңгырады,Фидаил Вәлиуллин иң яхшы, якты хисләр турында җырлады, “Счастье есть!” вокаль төркеме чыгышы да искиткеч булды.

Өч пар, өч язмыш, мәхәббәт һәм бәхетнең өч язмышы. Бу матур тарихлар Лаеш районында гына түгел, аннан читтә дә яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өч пар, өч язмыш, мәхәббәт һәм бәхетнең өч тарихы