Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Олы Кабан җирлеге – Татарстан капкасы

Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев Олы Кабан авыл җирлеге эшен шулай бәяләде Авыл мәдәният йортына халык күп җыелган иде. Араларында пенсионерлар, руханилар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм башкалар бар иде. Иркен актлар залында буш урыннар калмады. Район башлыгы җирле осталар әйберләре белән танышты, аларның үзмәшгульлеккә омтылуларын югары бәяләде. Авыл җирлеге...

Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев Олы Кабан авыл җирлеге эшен шулай бәяләде

Авыл мәдәният йортына халык күп җыелган иде. Араларында пенсионерлар, руханилар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм башкалар бар иде. Иркен актлар залында буш урыннар калмады. Район башлыгы җирле осталар әйберләре белән танышты, аларның үзмәшгульлеккә омтылуларын югары бәяләде.

Авыл җирлеге башлыгы Илшат Тимербаев 2016 елдагы эшләргә хисап тотты.

-Узган елда Олы һәм Кече Кабан авылларын төзекләндерү буенча сизелерлек эш башкарылды,- дип сүз башлады Илшат Ришатович. - Ике фельдшерлык- акушерлык пункты төзелде. Кече Кабанда Совет һәм Үзәк; Олы Кабанда Солнечная һәм Верхняя урамнары ремонтланды. Совет һәм Кооператив урамнарында яктырту яңартылды, рөхсәтсез 17 чүплек юк ителде. Үзара салым буенча җыелган акчаларга зират рәшәткәсе алыштырылды, аның территориясе җыештырылды.

Авыл халкы алдында булган бурычлар да яңгырады. Балалар бакчасында урыннар җитми, халык саны арту сәбәпле чират хасил булды.

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров узган елда ирешкән уңышлары турында сөйләде.

-Институтның төп матди-техник базасы Лаеш районында,- диде Марсель Шәрипҗанович. - Без 15 культура буенча селекция эшө алып барабыз, орлыкчылык белән шөгыльләнәбез. Безнең галимнәр бәрәңгенең өч яңа сортын чыгардылар, хәзер аны җирле җитештерүчеләргә кертү өстендә эшлибез. Институтта 216 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 22 мең сум.

Полиция участок уполномоченные Рөстәм Абдуллин җирлектәге криминоген хәл белән таныштырды.

-Узган елда 21 җинаять кылынды,- дип билгеләп үтте Рөстәм Фердинандович.-Нигездә бу төзелә башлаган өйләрдән урлау. Җинаятьчеләр тоткарланды, тикшерү эшләре бара. Телефон һәм интернет аша алдауга, шулай ук террорчылыкка һәм экстремизмга юл куймау максатыннан профилактик чаралар регуляр үткәрелә.

-Башка илләрдән һәм шәһәрләрдән килгән республика кунаклары беренче булып Олы һәм Кече Кабан авыллары аша үтәләр,- дип үз фикерләрен җиткерде Михаил Афанасьев. - Шуңа күрә дә җирле үзидарә органнары эшенә таләпләр үзгә. Бернинди проблеманы яшермәү, вак-төяк дип игътибардан читтә калдырмау сорала. Үзегез хәл итә алмасагыз - ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез.

Авыл халкы мөмкинлектән файдаланып район башлыгы белән аралашты. Кешеләр ФАПның эш сәгатен озынайтуны сорадылар, кайбер территорияләрнең төзекләндерелмәвенә, су белән тәэмин итүдә яки чүп-чар түгүдә өзеклекләр булуга зарландылар. Җирлектә яшәүчеләр кызыклы тәкъдимнәрен җиткерделәр, мәсәлән, агач осталары эшләре һәйкәле сыйфатында борынгы агач өйләрне саклау.

Сессия тәмамлангач нәтиҗәле хезмәтләре өчен авыл җирлеге депутатлары, почта һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район