Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Орлык сатып алганда ничек ялгышмаска

Бакчачылар орлыклар сатып алып язгы бакча эшләренә әзерләнә башладылар. Мул уңыш алу өчен сыйфатлы утырту материалларын кайдан алырга һәм ничек сайларга? Орлыкларны билгеле җитештерүчеләрнең районлаштырылган, үзләрен базарда таныткан орлыкларын тикшерелгән кибетләрдән алу яхшы. -Алганчы орлык салынган капны игътибар белән уку зарур, - дип аңлата дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы...

Бакчачылар орлыклар сатып алып язгы бакча эшләренә әзерләнә башладылар. Мул уңыш алу өчен сыйфатлы утырту материалларын кайдан алырга һәм ничек сайларга?

Орлыкларны билгеле җитештерүчеләрнең районлаштырылган, үзләрен базарда таныткан орлыкларын тикшерелгән кибетләрдән алу яхшы.

-Алганчы орлык салынган капны игътибар белән уку зарур, - дип аңлата дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы әйдәүче белгече Ленара Сатдинова. - Анда барлык мәгълүмат булырга тиеш: эталон билгеләнеш, партия номеры, орлыклар саны данәләрдә яки масса граммнарда, яраклылык срогы, җитештерүче урыны һәм башкалар. Сатучы сортның чынлыгын раслаучы сертификат күрсәтергә тиеш.

Тәҗрибәсе булмаган кешегә утырту материалының характеристикасын мөстәкыйль билгеләү мөмкин түгел, моны фәкать лабораториядә генә эшлиләр.Кеше товарның беренчел сыйфат билгеләрен ачыклый ала. Бер сортның орлыклары бер үлчәмдә һәм төстә булырга, зарарланганнары һәм таплары булмаска тиеш, пакеты бөтен булу яхшы.

-Орлыкларның тишелешенә инану өчен, сатып алуга берничәсен үстереп карагыз, - ди Ленара Маратовна. - Аларны юеш чүпрәккә төреп караңгы урынга кую җитә. Өч көннән орлыкның тишелеп чыгуын яки чыкмавын билгеләп була.

Орлыкларны урамдагы әбиләрдән алмагыз. Аларның иске булулары бар.

-Пакетта алган орлыклар сыйфатсыз булса, - дип дәвам итә Ленара Сатдинова, - сатып алучы "Кулланучылар хокукларын саклау турында"гы законның 18 маддәсенә ярашлы төстә товарны шул ук маркадагысына яки аның аналогына алыштыруны таләп итә яки акчасын кайтаруны сорый ала.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларыгыз булганда сез Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы белгечләренә бу адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан, Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел. 8(8430 277-94-95; Лаеш, Чернышевский урамы, 23 йорт, икътисад бүлеге, тел. 8(84378) 2-52-12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район