Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Орлыкларны интернет-кибетләр аша белеп сайлыйбыз

Кайбер бакчачылар орлыклар алу өчен базарга бармыйлар ,ә аларга интернет-кибетләр аша заказ бирәләр. Бер яктан караганда бу уңайлы, шулай да саклык чараларын саклау кирәк. Интернет аша орлыклар алу гадәти сатып алу кебек үк. Онлайн-сатучы сайтында товарны исеме, бәясе һәм характеристикасы буенча сортлау мөмкинлеге бар, ә бу эзләү вакытын киметә. Орлыклар...

Кайбер бакчачылар орлыклар алу өчен базарга бармыйлар ,ә аларга интернет-кибетләр аша заказ бирәләр. Бер яктан караганда бу уңайлы, шулай да саклык чараларын саклау кирәк.

Интернет аша орлыклар алу гадәти сатып алу кебек үк. Онлайн-сатучы сайтында товарны исеме, бәясе һәм характеристикасы буенча сортлау мөмкинлеге бар, ә бу эзләү вакытын киметә. Орлыклар белән сату итүче яхшы кибет уңайлы булуы, белеп эшләнгән каталогы һәм төрле билгеләр буенча сайлау мөмкинлеге белән аерылып тора.

-Орлыкларны җитештерүчегә игътибар итегез, - дип аңлатып үтә дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы әйдәүче белгече Ленара Сатдинова. - Сатучы сайтында аның яраклылык срогы турында мәгълүмат булырга тиеш. Еш кына сезон алдыннан интернет-сатучылар сатып бетерүләр үткәрәләр, срогы чыккан орлыкларны арзан бәягә тәкъдим итәлә

-Сатып алынган товарның суммасына игътибар бирегез, - дип искәртә Ленара Маратовна. - Әгәр сезне төгәл сортның бер кабы кызыксындыра икән, сезнең аны Интернет аша ала алмавыгыз ихтимал: заказның суммасы һәм саны буенча чикләүләр бар. Челтәрдән орлыкларга заказ бирергә җыенганда үзегезгә кирәк булган орлыкларның исемлеген төзегез.

Күп кеше интернет-кибет аша яраклылык срогы чыккан орлыклар җибәрүләре бар, кирәклесен җибәрмәсләр, заказ бөтенләй килмәс дип шикләнә. Мондый очракта нишләргә?

-Россия Федерациясенең 1992 ел 7 февральдәге №2300-1 "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законы әйбернең кайда сатып алынуына бәйсез төстә сатып алучыларны яклый, - дип сүзне дәвам итә Ленара Сатдинова. - Сезнең товарның сыйфаты буенча нигезле дәгъвагызы кабул итәргә һәм канәгатьләндерергә тиешләр. Законның 26.1 маддәсенә ярашлы төстә заказны сатучыга китергәндә товарның үзе турында, аны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турында да язма мәгълүмат булырга тиеш. Кулланучы аны тапшырганчы теләсә кайчан , ә алгач җиде көн эчендә аннан баш тарта ала. Әгәр заказны китергәндә товарның сыйфаты начар булганда аны кире кайтару тәртибе һәм срогы турында язма мәгълүмат булмаса, заказ бирүче бу әйбердән аны тапшырганнан өч ай эчендә баш тарта ала. Сыйфаты ошамаган товарның товарлыклы рәвеше һәм куллану үзлекләре сакланырга тиеш. Әгәр аның сыйфаты начар булса, клиент аны сыйфатлысына алыштыруны яки акчасын кайтаруны таләп итә ала (Законның 18 маддәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район