Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсияне индексацияләгәндә яшәү минимумын исәпкә алачаклар

№49-ФЗ федераль законына ярашлы төстә 2019 елның 1 апреленнән пенсияләргә социаль өстәмә күләме исәпләү механизмы үзгәрде.

Пенсияләр һәм айлык акчалата түләүләр пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып индексацияләнә. Димәк, индексация үткәрү нәтиҗәсендә өстәмә агымдагы пенсия күләме һәм айлык акчалата түләү күләменә түгел, ә пенсионерның барлык түләве күләменә билгеләнә, алар социаль өстәмә исәбенә төбәктә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә.

 Элек индексация пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча ясалды, шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттырды һәм аңа пропорциональ төстә яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә күләмен киметте. Мондый тәртип пенсионер алган түләүләр күләмен индексациядән соң да үзгәрмәүгә китерде.

“Хәзер закон пенсионерның гомуми керемнәре суммасын яшәү минимумына кадәр җиткерү мөмкинлеге бирә, ә аннан соң пенсия индексацияләнә. Шулай итеп, индексация нәтиҗәсендә өстәмәТатарстанда яшәү минимумыннан артык түләнәчәк, ә пенсионерга түләүнең гомуми суммасы ел саен ПМПдан пенсияләрне индексацияләү һәм агымдагы ел ЕДВдан артык булачак”, - дип әйтеп үтте Пенсия фонды ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Пенсияләр һәм ЕДВ суммасы пенсиягә федераль социаль өстәмә (ФСД) күләмен билгеләгәндә пенсионерның матди тәэмин ителеше суммасын исәпләгәндә кертелә һәм аларның күләмен индексацияләү пенсиягә социаль өстәмә күләмен киметергә тиеш түгел Яңа тәртип быелның гыйнварында иминият пенсияләрен индексацияләүгә дә кагыла. Бу үзгәреш якынча Татарстанның 83 мең кешесенә кагыла. Түләүләрне яңадан исәпләү мөрәҗәгать итмичә ясала, шуңа күрә пенсионерларга Пенсия фондына килеп ниндидер гаризалар язасы юк.

2019 елда иске исәпләү:

2019 елның 1 гыйнварында 7,05% ка пенсияне индексацияләү  күләме 359,90 сум.=5464,90 сум.

2019 елның 1 гыйнварына ЕДВны 4,3%ка индексацияләүне исәпкә алып ЕДВ күләме- 89,16 сум=2162,67 сум.

Пенсионерның кереме 5464,90 сум пенсия+2162,67 сум. ЕДВ=7627,57 сум, пенсионерның Татарстан Республикасындагы 2019 елдагы яшәү минимумыннан (ПМП) – 8232 сумнан ким, шуңа күрә алучыга 604,43 сум күләмендә федераль социаль өстәмә (ФСД) билгеләнә.

Нәтиҗәдә ФСД күләме 449,06 сумга кимеде, пенсия һәм ЕДВны индексацияләү сәбәпле пенсионерның гомуми кереме ПМП чикләрендә калды – 8232 сум.

Федераль законга ярашлы төстә 2019 елдан яңача исәпләү пенсия һәм ЕДВ индексацияләү уңаеннан ФСДны киметүне күздә тотмый:

Пенсия күләме – 5105,00 сум.

ЕДВ күләме 2073,51 сум.

2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияне 7,05%ка индексацияләү күләме- 359,90 сум.
2019 елның 1 гыйнварыннан ЕДВны 4,3%ка индексацияләү күләме- 89,16 сум.

Пенсионерның 2019 елда яңа тәртип буенча гомуми кереме түбәндәгечә:

5105,00+359,90+2073,51+89,16+1053,49=8681,06 сум.

Февральдә арту суммасы: 449,06 сум (иске тәртип белән чагыштырганда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы