Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Пермьлеләр Лаеш районы казанышлары белән таныштылар

​​​​​​​Мәдәният, мәгариф, икътисад – болар Пермь кунакларын кызыксындырган өлкәләр.

Үткән атнада Пермь крае делегациясе яңадан Лаеш районына килде.

Аның составында Пермь краен территориаль үстерү министры Светлана Усачева, министр урынбасары, Пермь крае территориаль проектларны тормышка ашыру һәм хокукый эшләр идарәсе начальнигы Иван Корякин һәм башка рәсми затлар бар иде. Кунакларны Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Нефедов озатып йөрде.

Бу юлы Пермь кунакларын Лаеш районы кызыксындырды. Аларның кызыксынуларын өч өлешкә бүләргә була: мәгариф, мәдәният һәм икътисад.

Белешмә өчен

Татарстан һәм Пермь крае арасында еллык товар әйләнеше 14,6 миллиард сум тәшкил итте. Пермь краенда Татарстан товарларына сорау зур: шиннар, дару препаратлары, медицина җиһазлары һәм инструментлары, ягулык һәм ит продуктлары. Пермь краеннан республикага цемент, ашламалар, нефть продуктлары кертелә.

 

Район белән танышу Усадыда булудан башланды. Кунаклар күп профильле “Сәламәт буын” лицеенда һәм “Айтишка” балалар бакчасында булдылар. Никольскийда Каравон үрнәгендә делегацияне  Татарстанда яшәүче халыклар мәдәниятенә булган сакчыл мөнәсәбәт белән таныштырдылар.

-Бездә кунаклар Каравон тарихы музеенда булдылар, Лаеш районы турында фильм карадылар, клубта булдылар, - дип сөйли Никольский мәдәният йорты директоры Ирина Комиссарова. – Авыл үсеше белән кызыксындылар. Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков безнең район үсеше турында сөйләде. Аннан без кунаклар белән музейда булдык, “Каравон” фольклор бәйрәме турында сөйләдек, җырлар җырладык һәм алар белән әйлән-бәйлән йөрдек. Аннан безнең клубка килделәр, ул капиталь ремонттан соң танып булмаслык үзгәрде. Пермь вәкилләренә ошагандыр дип уйлыйм.

 Хәерби авыл җирлеге мәгариф блогы белән танышудан икътисадка күчү урыны булды. Монда кунаклар “КМИЗ-Луч” ЧҖҖ предприятиесендә булдылар. Аның генераль директоры Нур Шакиров предприятие буенча экскурсия үткәрде, җитештерү һәм чыгарылгын продукцияне стерильләштерү турында, предприятиене үстерү перспективалары турында сөйләде.

Лаеш районында күрсәтерлек нәрсәләр бар. Лаеш җирендә булу кунакларга көчле тәэсир итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пермьлеләр Лаеш районы казанышлары белән таныштылар