Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Перспектив проектлар – чынбарлыктагы эшләр

Фото архивтан Хәерби авыл җирлеге Лаеш районы белән бергә үсә, мөмкин булганча киңәя бара. Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева авыл халкының перспективалары һәм казанышлары турында сөйли. -Җирлек территориясендә халык яшәеше сыйфатын яхшырту буенча республика программалары тормышка ашырылды. Мәсәлән, үзара салым акчаларына Хәербидә Ленин урамында юл төзекләндерелде, бу эшләрне Травкинода...

Фото архивтан

Хәерби авыл җирлеге Лаеш районы белән бергә үсә, мөмкин булганча киңәя бара. Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева авыл халкының перспективалары һәм казанышлары турында сөйли.

-Җирлек территориясендә халык яшәеше сыйфатын яхшырту буенча республика программалары тормышка ашырылды. Мәсәлән, үзара салым акчаларына Хәербидә Ленин урамында юл төзекләндерелде, бу эшләрне Травкинода да дәвам итәргә ниятлибез. Авыл муниципаль берәмлекләре конкурсында җиңеп алган 1 миллион сум грант акчаларына Яшьлек һәм Билалов урамнарына суүткәргеч салынды, ике янгын сүндерү гидранты урнаштырылды. Балалар мәйданчыгын һәм парк зонасын төзекләндерүгә, инвентарь алуга да акча тотылды. Зиратка койма тоту һәм төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Урамнарны яктыртуга һәм Хәербидә, трассада юл билгеләре урнаштыруга игътибар бирәбез. Яңа суэтем башня эшли башлагач су белән тәэмин итү яхшырды. Каты көнкүреш калдыкларын түгүгә килешүләр регуляр төзелә. Рөхсәтсез өч чүплек юк ителде. Авыл халкы яшелләндерү программасында актив катнаша. Мәсәлән, сабантуй алдыннан зур чыршылар утырттык. Минзәлия Дәүләтова җитәкчелегендә инициатив төркем Мәктәп урамына вак таш җәюдә катнашты. Хәерби һәм Сокуры арасындагы юлны ремонтлый башладык.

Барлык бу программалар кече һәм урта бизнес предприятиеләре, яңа җитештерү урыннары барлыкка килү һәм яңа икътисади проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Җирлек икътисадына авыл хуҗалыгы предприятиеләре шактый өлеш кертә - "Хәерби" ЧҖҖ, крестьян-фермер хуҗалыклары. Мәсәлән, җиләк үстерү белән шөгыльләнүче "Иванцов" КФХ, Травкинодагы "Кириченко" КФХ дөя фермасы уңышлы гына эшлиләр. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, кәҗәләр, кошлар саны артты. Берничә гаилә бытбылдык үстерү, умартачылык белән шөгыльләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредит алуда ярдәм күрсәтелә. Хәербилеләрнең сәнәгать мәйданчыклары үсүгә өметләре зур. Аның инфраструктурасы булдырыла, яңа предприятиеләр ачыла. Офис мебеле җитештерү буенча фабрикага нигез салынды. Чит ил товарларын алыштыру программасы кысаларында бер тапкыр кулланыла торган шприцлар җитештерү буенча медико-инструменталь завод төзелә. Предприятие италия җиһазларында эшләячәк, җирлек халкы арасыннан кадрлар сайлау башланды. "Хәерби" сәнәгать мәйданчыгында гөмбә үстерү, тавык продуктлары эшкәртү, бетон блоклар җитештерү һәм теплицалар ясау буенча предприятиеләр ачу планлаштырыла. Болар нәтиҗәсендә җирлекнең керем өлеше артачак, халык яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге булачак. Сүз уңаеннан, яшь гаиләләр һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы тормышка ашырыла. Аренда торагы төзү планлаштырыла.

Аңлашыла ки, барлык инновацияләр Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьевның шәхсән катнашында һәм җирлек территориясендә яшәүчеләр инициативасы белән мөмкин булды. Мәсәлән, эшмәкәрләр Азат Гайнетдинов, Нур Шакиров һәм башкалар территорияне төзекләндерүдә, ерымнарны күмүдә һәм юллар ремонтлауда, спорт һәм хоккей мәйданчыклары ясауда актив ярдәм итәләр. Планнарда сәнәгать мәйданчыкларын һәм эшләп килүчеләрен үстерү, соңгы чиктә барысы җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга юнәлтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Перспектив проектлар