Полиция бүлегендә яңа начальник
Татарстанның эчке эшләр министры Артём Хохорин эш визиты белән Лаеш районына килде. Район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында хокук саклау органнары хезмәткәрләре очрашуында министр Лаеш районы эчке эшләр бүлегенә яңа билгеләнгән начальник полковник Юрий Летучийны тәкъдим итте. Элек ул Казан шәһәре эчке эшләр бүлегендә оператив эшләр буенча начальник урынбасары вазифасында булган....
Татарстанның эчке эшләр министры Артём Хохорин эш визиты белән Лаеш районына килде.
Район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында хокук саклау органнары хезмәткәрләре очрашуында министр Лаеш районы эчке эшләр бүлегенә яңа билгеләнгән начальник полковник Юрий Летучийны тәкъдим итте. Элек ул Казан шәһәре эчке эшләр бүлегендә оператив эшләр буенча начальник урынбасары вазифасында булган. Артём Хохорин Юрий Летучийның шәхсән эшлекле сыйфатларын әйтеп үтте һәм аңа яңа урында хезмәтендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев