Полиция эше буенча тулаем хакимият турында хөкем итәләр
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара Росгвардия оркестры башкаруында “Парад трубачей” белән ачылды.
Район мәдәният йортына Россия эчке эшләр министрлыгы ТР Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре, аларның якыннары һәм эчке эшләр министрлыгы ветераннары, шулай ук ирекле халык дружинасы вәкилләре җыелды.
-Мөгаен, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга килүчеләрдән шулкадәр түземлек, батырлык, кыюлык таләп иткән башка һөнәр юктыр, - алып баручыларның бу сүзләрен залдагыларга алкышларга күмделәр.
Тантанага килүчеләрне Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев котлады.
-Лаеш районы - Татарстанның территориясе буенча бишенче капкасы ул, - дип билгеләп үтте ул. - Аның аша федераль трасса, тимер юл ботагы үтә, халыкара аэропорт та бездә урнашкан. Килүчеләр күп, транзит аша йөрүчеләр дә шактый. Хакимият турында тулаем сезнең эш буенча хөкем итәләр. Ул күпкырлы, катлаулы һәм даими тупланганлык, үзеңне эшкә тулысынча багышлауны таләп итә. Лаеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең җиңел булмаган бурычларын намус белән һәм җиренә җиткереп башкаралар дип әйтә алам. Район хакимияте сезгә һәрчак ярдәм итәр. Бик тиздән капиталь ремонттан соң полициянең яңартылган бинасы ачылачак, бу эш өчен уңайлырак шартлар тудырачак.
Белешмә өчен:
Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Лаеш район бүлегендә 128 кеше хезмәт итә, шул исәптән 37 кыз. Быел 10 яңа хезмәткәр килгән.
Лаеш район бүлеге начальнигы Радик Егоров үз коллегаларын бәйрәм белән котлады.
-Бүлекнең бар составы гражданнар тынычлыгын саклап җинаятьчелеккә каршы тора. Җинаять ысуллары камилләшә, ә бу үз чиратында һөнәри әзерлек дәрәҗәсен даими күтәрүне таләп итә, - дип басым ясады Радик Михайлович.
Ветераннар советы рәисе Олег Татьянкин бүлекнең ветераннарга күрсәткән игътибарына рәхмәт белдерде.
Бәйрәм дәвамында сәхнәгә бер бер артлы бүлек хезмәткәрләре күтәрелде: аларга грамоталар, медальләр, бүләкләр тапшырдылар. Халык дружиначылары да бүләксез калмады. Бүләкләү блоклары арасында һөнәри һәм үзешчән артистлар башкаруында җырлар һәм музыка әсәрләре яңгырады. Очрашу дусларча атмосферада үтте, истә калырлык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев