Килегез, кошлар, безгә!
"Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм анда тәрбияләнүчеләр безнең якларда кышлаучы кошларга кырыс суыкларны җиңәргә ярдәм итәргә уйлыйлар.
Сабыйларның әти-әниләре төрледән-төрле материалдан күп санлы җимлекләр эшләгәннәр. Картон каплар да, пластмасса шешәләр дә, сөт пакетлары һәм башка әйберләр дә эшкә яраган. Хәзер кошларны стильләштерелгән кафелар, өйләр һәм гади җимлекләр дә көтә. Алар "кар" белән яки чыршы ботакларыннан ясалган түбәле, мич торбалары һәм "пыялаланган" тәрәзәләренә кадәр бар. "Әти-әниләр безнең чакыруга шулай актив кушылырлар дип уйламаган идек", - дип шакката вакытлыча балалар бакчасы мөдире вазифаларын башкаручы Гүзәл Гурьянова. Конкурс игълан иткәндә тәрбиячеләр әти-әниләрнең, әби-бабайларның шундый матурлык тудыра алуларын күз алдына да китерә алмаганнар. Мөгаен, аларның һәркайсының үз баласын сөендерәсе килгәндер. Горурлык белән: "Бу җимлек супер!" - дию үзе ни тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев