Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чит илләрдән килүчеләр саны арта

Соңгы елларда Россиягә чит ил гражданнары килү арта. Күчеп йөрү агымы Лаеш районын да читләтеп үтмәде.

2012 елның 6 аенда 35 чит дәүләттән килгән 408 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция исәбенә алынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,7% ка азрак. Чит ил гражданнарының күбесе Лаешта, Столбище, Габишевода төпләнә. 29 чит ил гражданы күчеп йөрүчеләр исәбенә вакытны озайту тәртибендә алынган (узган чорда - 39). Лаеш районына якын, шулай ук ерак чит илләрдән киләләр. Без инде Үзбәкстан, Таҗикстан, Украина һәм Әр-мәнстан гражданнарына гаҗәпләнмәсәк, Германия, Италия, Нидерланд, Израиль, Төркия, Иран, Корея, Таиланд, ЮАР, Куба һәм башка "экзотик илләрдән" килүчеләр безнең районга юл гына сала башладылар. Шул ук вакытта барысы шәхси визит белән килгән. 41 чит ил гражданы тору кәгазе алган. Шул исәптән 20 кеше Үзбәкстаннан, Әрмәнстаннан биш, шул кадәр үк затның гражданлыгы юк, Төркия һәм Төркмәнстаннан өчәр, икәү Украинадан һәм Грузия, Таҗикстан һәм Бөекбританиядән берәр.

Чит дәүләтләрдән килүчеләр районда калып эшләү өчен рөхсәт алырга омтылалар. 2012 елның 1 июленә чит илдән килгән 339 кешенең эшкә рөхсәте бар (агымдагы елда гына да 110 шундый рөхсәт бирелгән). Алар төзелеш (278), коммуналь һәм социаль хезмәтләр (18), сәүдә һәм транспорт (13 әр), туклану (7) һәм башка тармакларда эшлиләр. "Монотек" АҖ (213), «Компания Барс» ЧҖҖ (3) һәм "Тат-Авиа" ЯАҖ (2) дә чит ил кешеләре күп эшли. Үткән ярты елда 12 кеше россия гражданлыгы алырга карар иткән.

Легаль булмаган күчеп йөрү һәм чит ил гражданнарының законсыз хезмәт эшчәнлегенә каршы торырга омтылып миграция хезмәте ЭЭБ белән берлектә миграция законнары бозылу очракларын ачыклыйлар. Чит ил гражданнары эшләгән яки яшәгән объектларны тикшерү нәтиҗәсендә миграция өлкәсендә законнар бозган өчен 123 административ беркетмә төзелгән (узган елның шул ук чорында - 71). 292 000 сум административ штраф салынган (узган елда - 165000 сум). Закон бозуның башка очраклары да бар, шул исәптән РФда булу режимын бозу, чит ил гражданнарының Россиядә законсыз хезмәт эшчәнлеге алып баруы. Илдә булу режимын һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә катнашу шартларын явыз нияттән бозган ике чит ил кешесенә (Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан килгән) карата суд аларны РФ чикләреннән административ җибәрү турында карар чыгарды. Чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны законсыз хезмәткә җәлеп иткән өчен эш бирүчеләргә биш беркетмә төзелде.

Россия чит ил кунакларын кабул итәргә әзер, әмма бер шарт белән: Россия законнарын саклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район миграция анализ