Һәр мәктәптә хыялыйлар һәм фантазерлар иле бар
Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Зур сборда пионериянең 100 еллыгын билгеләп үттеләр.
Фотоны Вәзирә Медведева бирде
Анда ветераннар – элекке пионерлар, өлкән пионер вожатыйлар һәм ХХI гасырның яшь буыны катнашты.
Сборга килүчеләрне Лаешның 3енче мәктәбе укучылары сәламләде. Пионер галстугы һәм кызыл пилотка бәйрәм билгеләре булды: аларны кунакларда һәм Зур сборда катнашучыларда күрергә була иде.
Алып баручылар Советлар Союзының 210 миллионнан артык баласын берләштергән В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы төзелү тарихын искә төшерделәр. Ә ветеран пионер вожатыйлар район пионер отрядлары һәм дружиналарының бай тормышы турында сөйләделәр.
Аннан соң “Очкынлы 100 ел” дигән квест-уен булды, аның барышында җиде станция үтәргә туры килде. Сәяхәт вакытында балалар пионер анты, законнары һәм “Пионерская правда” газетасы белән таныштылар, үзләре өчен герой пионерлар исемнәрен ачтылар, пионер гимны булган “Взвейтесь кострами, синие ночи” җырын, девизлар һәм речевкалар өйрәнделәр, пионер барабанында уйнау серләрен үзләштерделәр һәм хәтта биеделәр дә.
Зур сбор гомуми тезелү, “Взвейтесь кострами, синие ночи” җырын башкару һәм флешмоб белән тәмамланды.
Белешмә өчен
Үзгәртеп кору елларында пионер оешмасы таркалды. Әмма бу пионерия онытылды дигән сүз түгел. Киресенчә, пионер еллары һәр пионер тормышында җуелмас эз калдырды. Вакыйгаларга бай пионер оешмасы тарихы үсеп килүче буынга тәрбия бирү буенча бәя биреп бетергесез тәҗрибә саклый. Хәзер Россиянең күп кенә төбәкләрендә пионер отрядлары эшли.
Һәр мәктәптә үз хыялыйлары һәм фантазерлары бар. Бу илдә балалар – иҗтимагый берләшмәләрдә катнашучылар яши. Алар электәге пионерлар кебек мәктәп тормышын кызыклырак итәргә, кешеләргә файда китерергә тырышалар. Һәм алар моны йөрәк кушуы, җан таләбе буенча эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев