Район мәдәният йорты сәхнәсендә Лаеш районы мәктәп театрлары көч сынашты
13 апрельдә район мәдәният йортында «Без синең балаларың, Россия» исемле мәктәп мода театрларының муниципаль конкурсы узды.
Конкурс Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Анда районның төрле уку йортларыннан театр коллективлары катнашты. Кайбер труппалар мондый чарада беренче тапкыр гына катнашса, башкаларының инде зур тәҗрибәсе бар. Аларның барысын да Ватанга һәм сәнгатькә булган мәхәббәт, иҗади фикерләү һәм бердәм хезмәт берләштерә.
Беренче этапта командалар үзләре ясаган костюмнарны жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Образлар тудыру өчен целлофан пакетлар һәм салфеткалар, пенопласт һәм мамык, шулай ук башка материаллар кулланылган иде. Бу проектка үз җаннарын үргән балалар һәм өлкәннәрнең — әти-әниләр һәм укытучыларның — бердәм хезмәте нәтиҗәсендә искиткеч үзенчәлекле һәм якты образлар дөньяга килде.
Конкурсның икенче этабында һәр мәктәп биш минутлык иҗади номер күрсәтте. Монда мәктәп сценаристларының һәм режиссерларының фантазиясенә чикләр юк иде. Экзотик кошлар һәм совет мультфильмнары, халык традицияләре һәм «җанланган» канцелярия товарлары — ике сәгать эчендә тамашачылар бик күп якты төсләр, яңгыравыклы җырлар һәм бәхетле балалар йөзләрен күрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев