Район педагоглары яңа үрләр яуларга әзер
Яңа 2022-2023 уку елы халык мәгарифе хезмәткәрләре слеты белән ачылды. Гадәт буенча августның соңгы көннәрендә Лаеш районы педагоглары гадәттәге август педагогик киңәшмәсенә җыелдылар.
Киңәшмәнең темасы цифрлаштыру чорында Лаеш районы белем бирү системасында тәрбия бирү һәм укытудан гыйбарәт булды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек һәм контроль өлкәсе департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов мактаулы кунак булды. Ул Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов белән бергә бик тә кызыклы “Педагогик һәм мәгълүмати технологияләрне интеграцияләү” күргәзмәсен карады. Сокуры, Нармонка, 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәпләре, “Сәламәт буын” күп профильле лицее, интернат-мәктәп, Лаеш районы балалар бакчалары, техник-икътисад техникумы район мәдәният йорты фойесендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге казанышлар күргәзмәсе оештырдылар, кунакларга үз эшләрендә балалар белән эшләүдә цифрлаштыру мөмкинлекләрен файдаланулары турында сөйләделәр. Мәсәлән, интернат-мәктәптә ишетү сәләтен үстерү өчен компьютер программасыннан файдаланалар. Авазларны ишетеп һәм бу кабул итү аппаратын үстереп тәрбияләнүчеләр социумда яшәүгә яхшырак җайлашалар.
Киңәшмә Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова доклады белән башланды. Ул тармакта узган елда ирешелгән барлык казанышлар турында җентекләп сөйләде, белем бирү учреждениеләренең иң яхшы тәҗрибәсен һәм мәгариф өлкәсендә аерым хезмәткәрләрнең эшләрен билгеләп үтте. Нармонка мәктәбенең информатика укытучысы Юлия Ожмекова коллегаларына белем бирү мохитендәге шартларда укытучының төп инструментлары һәм ресурслары турында бәян итте.Ә Никольский мәктәбе сыйныф җитәкчесе Елена Сәмигуллина сыйныф җитәкчесе эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Сокурыдагы “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Наталья Ткаченко чыгышы кызыклы да, мавыктыргыч та булды, ул балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне физик яктан үстерү тәҗрибәсе турында сөйләде. Әйтеп үтү кирәк, Наталья Владимировна еш кына үз балалар бакчасы тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән газета укучылар белән дә уртаклаша. Бу юлы да ул үз чыгышында безнең газетага хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук киңәшмәдә Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның №2 мәктәбе педагог-китапханәчесе Евгения Кәримова, районның ата-аналар комитеты рәисе Денис Суханов, Лаеш эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Михаил Тюрин чыгыш ясады.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков педагогларны яңа уку елы башлану белән котладылар. Рәмис Габдрәисович соңгы елда Лаеш районында Бердәм дәүләт имтиханы һәм Дәүләт аттестацияләве барышында бозулар булмавын әйтеп үтте, мәгариф структурасы адресына башка җитди кимчелекләр дә юк икән. Шуңа күрә якындагы араларда Лаеш районында югарыда торучы оешмалардан тикшерүләр булмаячак. Бу хәбәрне укытучылар алкышлап каршыладылар.
Яхшы гадәт буенча август киңәшмәсендә белем бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Шуның белән регламент тәмамланды. Яңа уку елы башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев