Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Караеш авылы халкы престол бәйрәмен билгеләп үтте

«Монда минем Ватаным башлана» бәйрәме изге апостоллар Петр һәм Павел көненә багышланган иде.

  Бәйрәм зур Петр карнавалы белән башланып китте. Матур милли киемнәр кигән авыл халкы, җырлый-җырлый һәм биеп, авыл урамнары буйлап узды. Борынгы ышанулар буенча, Петр көнендә шулай итеп өйләрдән «начар көчләрне» куркытып куганнар.

Бәйрәм уздырылган урын бик күренекле һәм гүзәл. Монда, Мишә елгасы ярында, җир астыннан салкын, чиста һәм бик тәмле сулы чишмә агып тора. Лаеш районы җитәкчелеге, Татарстан Экология министрлыгы һәм хәйриячеләр тырышлыгы белән чишмә бик матурлап төзекләндерелгән. Биредә су агызу торбасы монтажланган, як-яктагы мәйданчыклар һәм коймалар тәртипкә китерелгән, шулай ук өстәлләр һәм эскәмияләр куелган түбәле авылча корылма төзелгән. Хәзер Мәктәп урамындагы бу чишмә — Нармонка авыл җирлегенең төп истәлекле урыннарының берсе.

Авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбәрәкшин караешлыларны һәм авыл бәйрәменә килгән кунакларны престол бәйрәме белән тәбрикләде. Ул җирле халыкның территорияне төзекләндерүгә керткән өлешен һәм район чараларында актив катнашуын аерып сызып үтте. Илшат Фәизов быел бергә яшәүләренә 50 ел тулган — алтын туйларын билгеләп үтүче бер гаилә парын бүләкләде. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлен төзекләндерергә булышучыларга бүләкләр һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмдә 50 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге барлык юбилей ияләрен хөрмәтләделәр. Аларның һәрберсе өчен музыкаль бүләкләр һәм җылы котлаулар әзерләнгән иде. Иркен уен программасы күңелле һәм дәртле атмосфера тудырды. Авыл халкы һәм бәйрәм кунаклары әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, «Ручеек» уйнадылар һәм «күңелле стартлар»да ярыштылар. Олылар балалар белән беррәттән катнашты: алар да кечкенә кувшинннар белән су ташыдылар, магнитлы «кармак» белән «балык» тоттылар һәм таз төбеннән кем күбрәк таш җыюга  ярыштылар. Шул ук вакытта бүләкләр кире тәртиптә бирелде: кемнең «балыгы» азрак — шул җиңде.

Кешеләр Мишә ярында ясалган фотозонада бик теләп фотога төштеләр. Өстенә япма ябылган иске урындык, раритет тегү машинасы, самавыр, казан һәм милли киемнәрдәге курчаклардан торган матур композицияне балык тоту челтәре тулыландырып торды. Ник дигәндә, Караеш — балык тотучыларның  бик яраткан урыннары.

Караеш авылы халкы кешеләрне бер зур гаиләгә берләштерүче борынгы традицияләрнең яңадан торгызылуына бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Караеш авылы халкы престол бәйрәмен билгеләп үтте