Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Рамазан ае дәвамында Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов районыбыз авылларын зиярәт итеп, ифтар мәҗлесләрендә катнаша

Наил хәзрәт Сингели авылына килә. Монда мәчетнең эчке төзекләндерүе тәмамланган, яңа келәмнәр салынган. Ремонт эшләрендә актив катнашкан имам Фәрит хәзрәт Рәдиф Җәүдәт улына мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рамазан ае башланганнан бирле, имам-мөхтәсиб Сокуры, Усады, Столбище, Каип, Имәнкискә, Олы һәм Кече Кабан, Кече Елга, Державино, Комлы Ковал, Татар Янтыгы авылларына барды. Һәр авылда мәхәллә мөселманнары белән очрашып, Наил хәзрәт вәгазь сөйли, халык белән аралаша. Мәчеттә, мөселманнар арасында туган сорауларны, булган проблемаларны уртага салып, мәсьәләләрне чишү юллары карала.

Рамазан Шәриф узганчы, Габишево, Вороновка, Хәерби, Нармонка, Пәрәү авыллары, Лаеш шәһәре ифтар мәҗлесләренә барып, андагы җәмәгать белән аралашу, мөнәсәбәтләрне ныгыту күздә тотыла ин шәә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев