Рамил Хөсәенов: “Планда – авылны төзекләндерү һәм тормышны яхшырту”
Габишево авыл җирлегендә 2018 ел эш йомгакларын тикшерделәр.
Сессиядә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты. Чара алдыннан алар җирлек территориясендә җитештерелгән продукция, анда яшәүчеләрнең спорттагы уңышлары, шулай ук җирле кул эшләре осталары әйберләре белән таныштылар.
Отчет сессияне җирлек башлыгы Рамил Хөсәенов ачты. Габишевода 3377 кеше яши. “Северный” микрорайонын төзү дәвам итә. Узган елның декабрендә һәм быелның гыйнварында микрорайонда ике күп квартирлы йорт файдалануга тапшырылды, тагын берсен төзү башлана.
Авылның бюджет формалаштыручы предприятиесе – “Яратель” кошчылык фабрикасы, анда эшләгән 431 хезмәткәрнең 205е габишеволы. Җирлектә табиблык амбулаториясе, Саклык банкы, элемтә бүлеге, китапханә бар.
Мәхмүт Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбендә 375 укучы. Мәктәп укытучылары – бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреатлары һәм призерлары, аның укучылары – бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль һәм республика дәрәҗәдәге җиңүчеләре һәм призерлары. Мәҗбүри фәннәр буенча БДИның уртача баллы ТР буенча уртача баллдан югары. Тагын бер мәктәп салу ихтяҗы бар: башлангыч сыйныфлар ике сменада укый. Ике аерым торган бинага (малайлар һәм кызлар өчен остаханәләр) капиталь ремонт, җылылык һәм су торбаларын алыштыру таләп ителә.
“Одуванчик” балалар бакчасына 197 бала йөри, 183 бала чиратта тора. Шул сәбәпле киләсе елда Габишевода 260 урынга яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. “Одуванчик” тәрбиячеләре республика һәм район конкурсларында призлы урыннар алалар. Хәзер балалар бакчасын ремонтлау, суүткәргечне һәм канализацияне алыштыру мәсьәләсе кискен тора.
Габишево мәдәни-спорт үзәге белгечләре авылда, районда, республикада үткәрелә торган чараларда катнашалар, 2018 елда алар 228 булган. Узган елда ике коллектив – “Импульс-дэнс” һәм “Веснавея” – халык исеме алган. Быел бу үзәк капиталь ремонт көтә, урам киңлеге төзекләндереләчәк: машина кую урыны, уен һәм парк зонасы, шулай ук урам тренажерларында спорт белән шөгыльләнү зонасы өстәләчәк.
Быел Лариса Варфоломеева җитәкчелегендәге “Габишево” ТОСы республикада беренче урын алды һәм авылның социаль әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен грантка ия булды.
Үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга Тукай урамында 256 метр юл асфальтланган. Агымдагы елда шушы урамның тагын 200 метрын асфальтларга ниятлиләр, шулай ук бу акчаларны башка социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә сарыф итәргә планлаштыралар.
Рамил Хөсәенов авыл халкын Молодежный проспекты буенча сузылган 900 метрлы урман полосасын корыган карт агачлардан чистартуда актив катнашырга чакырды. Аннан соң аны әзер проект буенча төзекләндерергә була: тротуарлар ясарга, эскәмияләр куярга, ут үткәрергә. 2019 елга авыл планнарында – төзекләндерү буенча һәм яшәеш шартларын яхшыртуны дәвам итү.
“Яратель” кошчылык фабрикасы эше турында аның директоры Фәнис Нигъмәтуллин хисап тотты. Өлкән участок уполномоченные Камил Хисаметдинов криминоген хәл, алдаулар һәм терроризмны кисәтү турында сөйләде.
Татьяна Борһанова үз чыгышында барысын, аеруча җирлекнең яшь яшәүчеләрен үзара салым-2019да актив катнашырга чакырды. Ул район рейтингында икенче барган мәктәп эшен билгеләп үтте. Татьяна Петровна авылның булган проблемаларын атады, шуларның берсе – салымнарның аз җыелуы. Эшлисе эшләр шактый.
Аннан соң Гүзәл Удачина чыгыш ясады. Ул габишеволыларга узган елда республика ирешкән уңышлар хакында бәян итте.
Утырыш азагында Габишевоның актив кешеләренә бүләкләр тапшырылды. Соңыннан авыл халкы сораулар бирде, авылны су белән тәэмин итү, зиратны төзекләндерү һәм башка мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев