Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Рәсим Баксиков Лаеш техник-икътисад техникумында булды.

Легендар танк экипажы әгъзасының Лаеш техникумына килүе авиалайнер бортына экскурсиядән башланды.

Очрашуның инициаторы Лаеш районы ДООСАФ җитәкчесе Илнур Вәлиуллин булды.

-Монда икенче тапкыр киләм инде. Монда бик матур. Миңа Лаеш ошый, — дип елмайды танкист. Россия Герое район башлыгы Илдус Зарипов һәм бер төркем студент-техниклар белән очу алдыннан инструктаж үттеләр Очучылар кабинасына кергәч Рәсим Баксиков приборлар панелен карады. Уку йортына керү өчен барысына кабартылган траптан төшәргә туры килде.


Экскурсия остаханәләрдә дәвам итте. Кунакларга һава суднолары агрегатларын һәм җиһазларын күрсәттеләр, самолет двигательләрен ремонтлау буенча практик күнекмәләрен күрсәттеләр.

Пилотсыз оча торган аппаратларны күрсәтү аеруча кызыксыну уятты. Бер кабинетта студентлар квадрокоптерларны программалауны һәм аларга идарә итүне өйрәнәләр иде. Дроннарны карап, Россия Герое квалификацияле кадрлар әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки бу артиллерия һәм коры гаскәрләрнең тотрыклы эшенә турыдан туры тәэсир итә.

Хокук саклау эшчәнлеге студентлары кабинетында кунаклар төрле коралларны һәм саклану чараларын бәяләделәр. Криминалистика сыйныфында студентлар шартлы җинаять урыныннан җыелган дәлилләрне төрләргә бүлделәр һәм бармак эзләре алдылар.

Баксиков студентларга өйрәнү тирында автоматттан мишеньгә ату буенча осталык сәгате үткәрде, ә аннан аэропортның өйрәнүләр секторында самолетка утыру алдыннан контроль үтте.

Лаеш техникумы актлар залында Россия Героен аягүрә каршыладылар. Россия һәм Татарстан гимннарын тату хор белән башкардылар. Дәүләт флаглары белән чыгыштан соң Россия Герое сүз алды, уку йортының күп кырлы булуын әйтеп китте. Укуда билге артыннан куу мөһим түгел, ә белем алу кирәклегенә басым ясады һәм махсус белем алуда уңышлар теләде.

«Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Юлия Плескач җыелучыларга район волонтерлары эше турында сөйләде. Ул аларның буржуйка-мичләр ясаулары, тиз әзерләнә торган ашлар әзерләүләре һәм тепловизорлардан саклану киемнәре эшләүләре турында бәян итте. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә басым ясады.

-Студентлар ярдәме белән февраль аеннан техникумда челтәрләр үрү ноктасы ачтык. Шулай ук монда биш катлы саклану костюмын да кисәчәкбез, — дип билгеләп үтте фонд җитәкчесе. — Без Россия Геройлары һәм махсус операциядә катнашучылар белән горурланабыз. Ә безнең волонтерлар аларга кирәкле ярдәм күрсәтүдән беркайчан арымаслар.

Ул районның волонтерлар берлегеннән хәрби хезмәткәргә аның танкы өчен өч маскироакалау челтәре тапшырды. Россия Герое махсус операция зонасында бик тә кирәкле әйберне рәхмәт әйтеп алды, ирекле ярдәмчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

— Без битараф булмаган кешеләр ярдәмен тоябыз. Сезнең ярдәм бик мөһим һәм бик-бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция Рәсим Баксиков