Район башлыгы чыршысы талантлы балаларны жыйды
Лаеш районы мәктәпләренең 340 тан артык укучысы башлык чыршысында булды. Аларның һәркайсы ниндидер казанышларга ирешкән. Башлык Михаил Афанасьев район казанышларын билгеләде һәм балаларны Яңа ел белән җылы котлады. Аның сүзләре буенча, республика аларга, булачак югары класслы белгечләргә мохтаҗ. Монда, туган җирдә, үз талантыңны күрсәтү, иҗади ниятләрне тормышка ашыру һәм илеңә...
Лаеш районы мәктәпләренең 340 тан артык укучысы башлык чыршысында булды. Аларның һәркайсы ниндидер казанышларга ирешкән.
Башлык Михаил Афанасьев район казанышларын билгеләде һәм балаларны Яңа ел белән җылы котлады. Аның сүзләре буенча, республика аларга, булачак югары класслы белгечләргә мохтаҗ. Монда, туган җирдә, үз талантыңны күрсәтү, иҗади ниятләрне тормышка ашыру һәм илеңә файда китерү өчен бөтен шартлар да бар. Теләк кенә булсын, ә район хакимияте инициативалы һәм яхшы мәгънәсендә амбицияле яшьләргә һәрчак ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев