Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

Комлы Ковалига һәм Лаешка Татарстанның хокукый мәсьәләләр буенча мобильле мәгълүмати-консультация төркеме килде. Халыкны кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат аппараты, Дәүләт Советы, Конституция суды, ТР Президенты дәүләт-хокукый идарәсе һәм муниципаль советлар берлекләре вәкилләре кабул итте. Гражданнарның җир һәм милек мөнәсәбәтләре, төзелеш һәм ТКХ, мәгариф һәм фән, хезмәт һәм социаль яклау, юстиция...

Комлы Ковалига һәм Лаешка Татарстанның хокукый мәсьәләләр буенча мобильле мәгълүмати-консультация төркеме килде.

Халыкны кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат аппараты, Дәүләт Советы, Конституция суды, ТР Президенты дәүләт-хокукый идарәсе һәм муниципаль советлар берлекләре вәкилләре кабул итте.

Гражданнарның җир һәм милек мөнәсәбәтләре, төзелеш һәм ТКХ, мәгариф һәм фән, хезмәт һәм социаль яклау, юстиция өлкәләренә караган сораулары күп булды. Мөрәҗәгать итүчеләргә нотариаль һәм адвокатлар палатасы, Россия юристлары берләшмәсе, ФСХ һәм Пенсия фондлары вәкилләре барысын җентекләп аңлаттылар.

Белгечләр проблеманы урында ук хәл итү юлларын таптылар, яисә бу мәсьәләне карый торган төгәл оешманы атадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район