Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Район халкына бәйрәмнәргә бүләкләр

Лаеш районында соңгы вакытта берничә яңа һәм яңартылган социаль инфраструктура объектлары ачылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Усады авылында һәм Лаеш шәһәрендә мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булдылар.

Алар визитының беренче пункты Усады авылындагы «Умные дети» балалар бакчасы булды. «Көньяк парк» торак комплексында урнашкан яңа белем бирү учреждениесе күптән түгел файдалануга тапшырылды. Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә. Биредә укулар берьюлы өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак, шул ук вакытта, бертигез дәрәҗәдә. Якын арада «Умные дети» үз ишекләрен ачачак.

Татьяна Ларионова һәм Гүзәл Удачина өчен «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән яңа балалар бакчасы буйлап экскурсия уздырдылар. Татьяна Петровна һәм Гүзәл Любисовна йокы, уен бүлмәләрен, музыка һәм спорт классларын, азык-төлек блогын һәм санузелларны карадылар. Алар рәхәтләнеп махсус фотозонада фотога төштеләр, ә аннары иң беренче булып мактаулы кунаклар китабында язу калдырдылар. Аларга истәлеккә «Smart kids – Умные дети» символикасы төшерелгән бүләкләр бирделәр.

Лаеш шәһәренең сәнгать мәктәбендә кунакларны аеруча җылы каршы алдылар: концерт номерлары, шигырьләр һәм истәлеккә фотосессия белән. Балалар сәнгать мәктәбенең ярты гасырлык юбилеена аның бинасына капиталь ремонт ясалды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәзер балаларның һәм өлкәннәрнең нинди шартларда шөгыльләнүләре белән таныштылар. Татьяна Ларионова һәм Гүзәл Удачина бию, рәсем сәнгате һәм музыка белән шөгыльләнүнең ничек узуын карадылар. Актлар залында аларны сюрприз - балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган мини-концерты көтә иде.

Лаеш балалар йорты да күптән түгел капиталь ремонт кичерде. Аның директоры Рузалия Вәлиуллина музейны, спорт залын, торак корылмаларны, шулай ук күптән түгел генә барлыкка килгән тоз белән дәвалау бүлмәсен күрсәтте.

Район үзәк хастаханәсе буйлап экскурсияне аның баш табибы Елена Коробова үткәрде. Татьяна Петровна һәм Гүзәл Любисовна бала тудыру бүлегенә күтәрелделәр. Биредә алар персонал белән генә түгел, яшь әниләр белән дә сөйләштеләр. Ә экскурсиянең соңгы пункты яңа гериатрия кабинеты булды. Гериатрия өлкән буын кешеләренә сәламәтлекне һәм активлыкны саклап калырга яки торгызырга ярдәм итә. Хәзер өлкән яшьтәге кешеләр табиб-гериатрга консультациягә чиратсыз керә алалар. Вакытында табиб ярдәме алу хәтер, күрү һәм ишетү сәләте начараю, югары кан басымы кебек һәм башка авыруларның көчәюенә юл куймаска ярдәм итәчәк.

Шундый бай эчтәлекле программадан соң Лаеш районы кунаклары Собор мәйданына юнәлделәр, анда Шәһәр көнен бәйрәм итү башлана иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево