Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Район мәгариф системасында 2021 ел

​​​​​​​Лаеш районында сыйфатлы һәм төпле белем бирү, мәгариф инновацияләрен стимуллаштыру, һәр яктан үскән шәхес тәрбияләү, белем бирү оешмаларында укыту һәм матди-техник базаны ныгыту өчен уңайлы шартлар булдыру буенча эш дәвам итә.

Лаеш районында 26 урта һәм 25 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, аларда 6038 мәктәп баласы укый һәм 2933 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә.

2021 елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында Усады авылында 500 урынга урта гомуми белем мәктәбе файдалануга тапшырылды -  “Сәламәт буын” күппрофильле лицей.  “Демография” проекты буенча Державинода 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Габишеводагы “Одуванчик” балалар бакчасында капиталь ремонттан соң өстәмә ике төркем ачылды. Хәерби һәм Ташкирмән мәктәпләре дә капиталь ремонтланды. “Азык-төлек блокларын ремонтлау” республика проекты кысаларында Кече Елга, Столбище, Сокуры, Хәерби һәм Лаешның 3нче мәктәпләрендә азык-төлек блоклары ремонтланды, яңа җиһазлар урнаштырылды.

Районда 15 маршрут буенча база мәктәпләренә укучыларны йөртү оештырылган. Районда 19 автобус бар, узган елда автопарк 3 яңа автобус белән тулыланды.

Яңа “Сберкласс” цифрлы программа буенча укуда районның 19 мәктәбе катнашты. Комлы Ковали мәктәбе “Цифрлы белем бирү мохите” федераль проектында катнашты. Шушы ук мәктәптә, башлангыч сыйныфлар базасында “Инженерлар республикасы» проекты тормышка ашырыла. Район “Бердәм Россия” партиясенең ТатарстанРеспубликасы мәктәпләрендә шахмат зоналары ачу турындагы инициативасын яклады. 2021 елның февралендә 25 мәктәптә онлайн режимда тантаналы шартларда партиянең бу проекты старт алды.

“Рябинка” Лаеш балалар бакчасы һәм Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында грант алды. Грант күләме 500 мең сум.

Мәгариф идарәсенең өч хезмәткәре “Иң яхшы методист” гранты отты. Өч укытучы яшь укытучылар өчен билгеләнгән “Безнең яңа укытучы” грантына ия булды. Имәнкискә урта мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шәймөхәммәтова Бөтенроссия “Директор года России” һөнәри конкурсы финалына чыкты һәм “Туган телне саклауга һәм өйрәнүгә керткән хезмәте өчен” номинациясендә бүләк алды. 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе укытучысы Лидия Карпова Бөтенроссия “Туган тел” туган тел һәм әдәбияты конкурсында приз алды. Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе педагог-оештыручысы Эльмира Матвеева “Воспитать человека” балаларга тәрбия һәм өстәмә бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсының республика этабында “Воспитательные траектории детских общественных организации, объединении” номинациясендә лауреат булды. Мәгариф идарәсенең психолог-педагогик хезмәт педагог-психологы Светлана Бронникова “Педагог-психолог 2021” һөнәри осталык конкурсының республика этабы лауреаты дип танылды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы Вәзирә Медведева балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең ”Сердце отдаю детям” һөнәри осталык конкурсының республика этабы лауреаты исеменә лаек булды.

Белем бирү системасын модернизацияләү нәтиҗәләре үзен сиздерә. 2021 елда 123 укучы урта белем турында документ алды. Шуларның 26сы “Укуда зур уңышлары өчен” медале алды, ә 48 егет һәм кыз йомгаклау имтиханнарында 80нән артык баллга ия булды.Ә Советлар Союзы Герое Б.К Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбен тәмамлаучы Полина Алешина рус теленнән 100 балл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Район мәгариф системасында 2021 ел