Район республика акциясендә катнаша
Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә районнан беренче булып район башлыгы Михаил Афанасьев һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев кушылды. Ә менә ЭЭМның Лаеш район ЮХИДИ бүлегенең бар коллективы начальник майор Илдар Вәлиуллин белән яңа эшне хуплаган беренче оешма булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре киңәшкәннән соң күп балалы өч...
Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз
"Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә районнан беренче булып район башлыгы Михаил Афанасьев һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев кушылды. Ә менә ЭЭМның Лаеш район ЮХИДИ бүлегенең бар коллективы начальник майор Илдар Вәлиуллин белән яңа эшне хуплаган беренче оешма булды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре киңәшкәннән соң күп балалы өч гаиләгә "Камская новь" - "Кама ягы" газетасы яздырды. Аннан соң республика акциясенә "Инженерлык технологияләре" коллективы кушылды. Беренчедән, аларның һәрберсе үзе язылган. Икенчедән, ЮХИДИ хезмәткәрләре кебек үк күп балалы гаиләләргә район газетасы яздырдылар. Ә җитәкче Виктор Арефьев үз әтисен газетагы яздырган.
Үз әти-әниләреңне һәм якыннарыңны газетага яздыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев