Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районда төзелешләр туктамас

Кризиска карамастан, Лаеш районында актив төзелеш һәм торак йортларны һәм социаль әһәмиятле объектларны реконструкцияләү дәвам итә. Нинди биналар төзеләчәк, ә кайсылары ремонтланачак икәнлеге турында безнең хәбәрчебезгә Лаеш районы капиталь төзелеш идарәсе директоры Иван Шитов сөйләде. -Районда иң эре төзелеш - Комлы Ковалидагы медицина үзәге, - диде Иван Петрович. - Ул...

Кризиска карамастан, Лаеш районында актив төзелеш һәм торак йортларны һәм социаль әһәмиятле объектларны реконструкцияләү дәвам итә.

Нинди биналар төзеләчәк, ә кайсылары ремонтланачак икәнлеге турында безнең хәбәрчебезгә Лаеш районы капиталь төзелеш идарәсе директоры Иван Шитов сөйләде.

-Районда иң эре төзелеш - Комлы Ковалидагы медицина үзәге, - диде Иван Петрович. - Ул тирә-яктагы торак пунктлардан да пациентлар кабул итә торган өч катлы заманча бина булачак. Икенче мөһим объект - Каипыдагы 300 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк (спорт залы). Лаешта яңа загс бинасы төзү планлаштырыла, ә 25 Октябрь исемендәге поселокта - авыл җирлеге советы бинасы. Нармонкада яшәүчеләрнең үзләренең фельдшерлык-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.

Республика программасы буенча спорт мәйданчыклары төзү дә дәвам итәчәк.

-Габишевода хоккей тартмасы ачылачак, - дип аңлата Иван Шитов. - Пәрәүдә дә үз спорт мәйданчыклары булачак. Шулай ук Усадыдагы "Отечество" үсмерләр клубына ремонт ясалачак.

Яңа корылмалар салудан тыш, гамәлдәгеләре дә капиталь ремонтланачак.

-Габишево урта мәктәбен, Никольскийның "Аленушка" балалар бакчасын һәм Кече Елгадагы авыл клубын реконструкцияләү планлаштырылган, - дип дәвам итә Иван Петрович. - Лаешта "Липки" балалар лагерена һәм муниципаль архив бинасына капиталь ремонт ясауга акча бүлеп бирелгән. Шулай ук Сокуры, Нармонка, Габишево, Комлы Ковали һәм Лаешта җиде торак йортка ремонт ясалачак.

Илдә икътисади хәл никадәр генә катлаулы булмасын, район инфраструктурасы яхшы якка үзгәрүен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район