6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә зур һәм кечкенә храмнарга кешеләр агылды. Берәм-берәм дә, бар гаиләләре белән дә килделәр. Кем өчендер раштуа төнендә гыйбадәткә бару - күптәнге традиция, ә кемдер чиркәү бусагасын беренче тапкыр атлап керде.
Христианнар өчен Гайсә туган көн - төп дини бәйрәмнәрнең берсе. Кичке гыйбадәткә йөзләрчә дин тотучылар...
6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә зур һәм кечкенә храмнарга кешеләр агылды. Берәм-берәм дә, бар гаиләләре белән дә килделәр. Кем өчендер раштуа төнендә гыйбадәткә бару - күптәнге традиция, ә кемдер чиркәү бусагасын беренче тапкыр атлап керде.
Христианнар өчен Гайсә туган көн - төп дини бәйрәмнәрнең берсе. Кичке гыйбадәткә йөзләрчә дин тотучылар җыелды. Алар изгелеккә ышаныч һәм яхшы киләчәккә өмет белән гыйбадәт кылдылар. Илаһи литургия, күп кенә шәмнәр яктысы, тыныч кына кылынган догалар, колакларны иркәләүче җырлар - бар храмнарда һәм чиркәүләрдә тынычлык хөкем сөрде.
-Минем өчен Раштуа - җылы бәйрәм, күңел бәйрәме, - диде дин тотучы Татьяна Петрова. - Мин Казанда яшим, Лаешка бәйрәмне гаилә бергә билгеләп үтү өчен кунакка кайттым.
Өч кат чукынганнан соң, кешеләр иконалар каршында баш иделәр, ә соңыннан танышлары белән исәнләштеләр һәм бер-берсен котладылар.
-Бу дөньядагы иң төп бәйрәм, - дип саный Нина Лопатюк. - Безнең коткаручыбыз туды. Хәзер безнең котылуга өметебез бар. Күңел чиркәүгә тартыла.
-Раштуа - игелек, мәхәббәт символы, - дип ышана Елена Демидова. Бар кешегә дә тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек телим.
Бу теләкләр Мәскәү һәм бар Русь патриархының барлык дин тотучыларга раштуа мөрәҗәгате белән туры килә. Ул анда һәркемне үзендә "читләтү һәм дошманлыкны, курку һәм күрәалмауны" җиңәргә һәм "үзеңнең якыныңда проблемалар чыганагы гына түгел, ә җиргә аның өчен Ходай үзе килгән кешене дә күрергә" чакырды.
Лаешның София соборында булган Раштуа концерты да шушы зур бәйрәмгә туры китерелде. Анда якшәмбе мәктәбе каршында эшләп килүче "Радоница" балалар коллективы, аның җитәкчесе Елена Калиткина анакай, хорда җырлаучылар Татьяна Пекменова һәм Иоанн Полевой катнашты. Концерт программасы раштуа бәйрәме өчен махсус әзерләнгән - анда Раштуа бәйрәме килеп чыгу тарихы турында сөйләүче шигырьләр, җырлар, колядалар бар иде.
-Балалар өченче елларын шөгыльләнәләр, - дип сөйли "Радоница" җитәкчесе Елена Калиткина. - Ул гади вокаль коллектив кына түгел. Аның иҗади эше киң колачлы: яшь артистлар шигырьләр сөйлиләр, мини-спектакльләр куялар, бииләр. Без Казанның һәм төбәкара епархия фестивальләрендә катнаштык. Репертуарда нигездә рус православие чиркәве җырлары. Бу юнәлештә кайбер катлаулылыклар бар: балаларга хәзергә чиркәү-славян теле, уен коралы музыкасыннан башка җырлау (а капелла) авыррак бирелә. Ә хәзер фортепиано музыкасы белән җырлыйбыз, кайчакта флейта кулланабыз. Репертуарыбызда әни турында, Россия турында җырлар да бар. Пасха программасы әзерләнгән. Ике тавышка җырлауга күчтек. Мин катлаулы бурычлар куям, музыкаль белем дә кирәк. Шуңа күрә балаларга сәнгать мәктәбендә укырга тәкъдим итәм.
Иоанн Полевой флейтада уйнап шатландырды. Ул Казанда яши, музыка мәктәбен, Казанның музыка көллиятен тәмамлаган, хәзер Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә укый. Иоанн төрле конкурсларда - шәһәрнекеннән алып халыкараларга кадәр катнашкан.
Һәрвакыттагыча Елена Калиткина һәм Татьяна Пекменова үз тавышлары белән куандырды. Алып баручы ролен Дарья Массарова бик яхшы башкарды.
Балаларның матур тавышлары, лирик флейта, фортепиано яңгырашы, искиткеч акустика - болар барысы да тамашачыга бик көчле тәэсир ясады. Һәм храмда кемнәр утыруы да мөһим түгел иде - православныймы яки мөселманмы, руслармы яки татарлармы, чуашлармы яки әрмәннәрме... Искиткеч башкару белән бергә тынычлыкка һәм үзара аңлашуга чакыру храмга килгәннәр күңелендә онытылмаслык эз калдырды.
Фото һәм видеорепортажларны газета сайтынды «Мәдәният» һәм «Видео» рубрикаларында карагыз.
Раштуадан Святкалар башлана -күңел ачу, шатлык, бәйрәм итү көннәре. Алар Хач мануга - 19 гыйнварга кадәр дәвам итә.
|
Нет комментариев