Районнар белән дуслашабыз
Саха Республикасы (Якутия) Сунтар улус делегациясе Татарстан Республикасына өч көнлек визит белән килде.
“Казан” халыкара аэропортында Якутия делегациясен Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков каршылады.
Сунтар улусы Якутиянең мөһим районнарының берсе, ул беренче тапкыр табылган якут алмазларының туган ягы. Район табигый казылмаларга бай, аның территориясендә терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы актив үсә. Сунтар улусы якут халкының мәдәни үзәге дә булып тора. Якутия вәкилләре Татарстанга икътисад өлкәсе эше белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу, социаль-мәдәни үсешне өйрәнү өчен килгәннәр. Татарстанда иң динамик үсүче районнарның берсе булган Лаеш районы кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Алар мәдәни тормыш, мәгариф үсеше, җитештерү барышы, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре һәм башкалар белән кызыксындылар. Сунтар улусы делегациясенең визит программасы бик тә бай булды. Бу күләмле экскурсияләр, Казан май сыгу заводында, “Биосфера Фиш” балык үрчетү комплексында, “Сәламәт буын” күппрофильле лицейда булу, “DoorHan” металл эшләнмәләр заводы һәм модульле биналар компаниясе, Каравон тарихы музее белән танышу. Кунаклар крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән кызыксындылар, Богоявления Господня чиркәвендә, Троицкий архиерей утарында булдылар. Лаеш шәһәрендә алар техникумга керделәр, Экстрим-паркта, боз сараенда булдылар, Кама диңгезе яр буенда йөрделәр.
Без кунакларны районның алдынгы хуҗалыкларының берсе булган Илнур Сәетов крестьян-
фермер хуҗалыгының төньяк киңлекләрендә очраттык. Предприятие җитәкчесе кунакларга үзенең эш тәҗрибәсе турында һәм ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Якутия делегациясе алдынгы хуҗалыкта инженер, агроном штатлары һәм башка җитәкчеләр булмауга хәйран калды. Хуҗалыктагы эшчеләрнең күбесе инженерлык белеме алган һәм барлык оештыру һәм технологик мәсьәләләрне алар бергә хәл итәләр. Якут кунаклар үз чиратларында аларда авыл хуҗалыгының кырыс климат һәм мәңгелек туң шартларында Татарстандагы кебек мондый перспективасы булмау турында әйтеп үттеләр. Анда сабан ашлык чәчәләр һәм яшелчә культуралары үстерәләр. Күбесенчә теплица хуҗалыкларыннан файдаланалар. Әмма аларның терлекчелек һәм атчылык тармагын үстерүдә тәҗрибәләре зур. Хуш исле чәй табыны артында татарстан игенчеләре һәм Сунтар улусы кунаклары арасында сүз шулар хакында һәм башкалар турында барды.
Ерак Көнчыгыш делегатларын алар булган һәр җирдә шулай җылы кабул иттеләр. Бар җирдән соклану һәм Лаеш ягы табигате һәм аның кунакчыл кешеләре белән очрашу шатлыгы алдылар.
Өй көнлек визит “Сунтар улусы” (Якутия) муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалау белән тәмамланды. Яклар җитештерү һәм сәүдә-икътисади элемтәләр булдыру һәм аларны үстерү, мәдәният һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итү турында килештеләр. Килешүдә мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү юлы белән сәүдә элемтәләрен киңәйтү дә билгеләнде.
Хушлашканда ике район вәкилләре кыйммәтле бүләкләр алмаштылар һәм истәлекккә бергәләп фотога төштеләр. Кунаклар өйләренә җылы хисләр белән очтылар, алар туган якларында аларның күңелләрен җылытыр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев