Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырды

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар теркәү процедурасы үтәләр. Хәзер халык ышанычлысы булган Фатыйх Сибагатуллин территориаль сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. Тәҗрибәле депутат Дәүләт Думасында ике чакырылыш эшләде һәм алга таба да үз иткән табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча комитетта эшен дәвам итәргә тели. "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Фатыйх Сәүбәнович...

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар теркәү процедурасы үтәләр. Хәзер халык ышанычлысы булган Фатыйх Сибагатуллин территориаль сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.

Тәҗрибәле депутат Дәүләт Думасында ике чакырылыш эшләде һәм алга таба да үз иткән табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча комитетта эшен дәвам итәргә тели.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Фатыйх Сәүбәнович Казанның бер мандатлы Идел буе округы буенча сайлана. Территория зур, аңа Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары һәм җиде авыл районы, шул исәптән Лаеш та керә.

Сәясәтче экология өлкәсендәге законнарны камилләштерүне үзенең төп бурычы дип саный.

Исегезгә төшерәбез, 27 июньдә "Бердәм Россия"нең федераль съезды республика партия исемлеге буенча депутатлыкка 14 һәм Татарстанның бер мандатлы округлары буенча 6 кандидатны раслады. "Бердәм Россия"нең республика партия исемлеге башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Татарстан