Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы комиссия утырышыннан

Ришвәтчелек җәмгыятьнең тотрыклылыгына һәм иминлегенә куркыныч тудыра. Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелек иткән ришвәтчелеккә каршы комиссия утырышында җәмгыятьнең бу афәтенә каршы тору чаралары турында сүз барды. Людмила Никифорова Чыгыш ясаучылар сүзләре буенча фикер йөртсәк, күрелгән чаралар ришвәтчелек очракларын киметә. 2011 елдан "Призывникның электрон паспорты" гамәлдә, ул хәрби комиссариат эшен тизләтә,...

Ришвәтчелек җәмгыятьнең тотрыклылыгына һәм иминлегенә куркыныч тудыра. Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелек иткән ришвәтчелеккә каршы комиссия утырышында җәмгыятьнең бу афәтенә каршы тору чаралары турында сүз барды.

Людмила Никифорова

Чыгыш ясаучылар сүзләре буенча фикер йөртсәк, күрелгән чаралар ришвәтчелек очракларын киметә. 2011 елдан "Призывникның электрон паспорты" гамәлдә, ул хәрби комиссариат эшен тизләтә, призывникның бала чагыннан медицина тарихын күзәтергә булыша.

-Район чакыру комиссиясе составына кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анатолий Королев кертелде. Чакыру комиссиясе утырышларында призывникның туганнары катнаша ала, - дип хәбәр итте Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев. - Чакыру төгәлләнгәч гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге прокуратура вәкилләре белән призывтан чигерүнең законлылыгын тикшерә. Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлегенең личный составы регуляр төстә аттестация үтә, аның нәтиҗәләре буенча биләгән вазифага туры килү, килмәү турында карар кабул ителә.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында да ришвәтчелеккә юл куймау буенча эш бара.

-Җир палатасы кушуы буенча район территориясендә законсыз төстә файдалы казылмалар табу очраклары ачыкланды. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларына аеруча игътибар бирелде, - дип бәян итте комиссиядә палата рәисе Нияз Нуретдинов. - Бу эштә авыл җирлекләре башлыклары актив катнашты. Ветеринар һәм фитокүзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсенә бирелгән отчетта Лаеш районы территориясендә киң таралган файдалы казылмалар табу һәм алу буенча рөхсәтсез карьерлар булмавы билгеләнгән. Законлы нигездә хуҗалык итүче субъектлар эш алып барган карьерлар урнашкан җир участоклары исемлеге формалаштырылды.

Мәгариф идарәсендә дә ришвәтчелеккә каршы көрәштә тиешле чаралар күрелә. Гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясала, шулай ук аларның гаризалары буенча карарларны башкару сроклары контрольдә тотыла. Балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратка кую "Электрон балалар бакчасы" системасы аша гамәлгә ашырыла, бу аны үтә күренмәле итә һәм ришвәт алу куркынычын киметә. Балалар белән ришвәтчелеккә каршы темалар буенча төрле чаралар үткәрелә.

Утырыш азагында районда ришвәтчелеккә каршы эшне активлаштыруга юнәлтелгән карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район