Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Ришвәтчелекне тамырдан корытырга

Лаеш районында ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе утырышында бу социаль афәт белән көрәшүнең төп юнәлешләре тикшерелде. Киңәшмә Михаил Афанасьев җитәкчелегендә район Советының зур залында булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президент идарәсенең ришвәтчелек сәясәте мәсьәләләре буенча сектор мөдире Салават Рәхимов катнашты. Россия ЭЭМның Лаеш район бүлеге биләгән вазифадан явызларча...

Лаеш районында ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе утырышында бу социаль афәт белән көрәшүнең төп юнәлешләре тикшерелде.

Киңәшмә Михаил Афанасьев җитәкчелегендә район Советының зур залында булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президент идарәсенең ришвәтчелек сәясәте мәсьәләләре буенча сектор мөдире Салават Рәхимов катнашты.

Россия ЭЭМның Лаеш район бүлеге биләгән вазифадан явызларча файдалану, эш урынында ялган документлар ясау, бюджет акчаларын үзләштерү кебек һәм башка ришвәт җинаятьләренә юл куймау белән актив шөгыльләнә. Вазифаи затларга җинаять эшләре кузгатыла. Район прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы закон бозуларны ачыклый. Мәсәлән, кайбер муниципаль унитар предприятиеләр җитәкчеләре бер үк вакытта коммерция структуралары оештыручылар булган. Гаепле затларның барысы административ яки дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Лаеш районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы мәгълүматлары буенча, җир участоклары формалаштыруда һәм аларны кадастр исәбенә куюда проблемалар бар, чөнки урман фонды җирләре һәм су фондының бер өлеше дәүләт кадастр исәбендә түгел. Бу мондый җирләрдән файдалануга контрольлек итү нәтиҗәлелеген киметә. Шуның белән бергә, үткәрелгән "Халык инвентарлаштыруы" акциясе кысаларында гражданнар яр буе зоналарында рөхсәтсез төзелешләр кебек бозулар турында бер генә хәбәр итмәделәр.

Ришвәтчелек белән көрәштә мөһим юнәлеш - товарлар сатып алу, эшләр, хезмәтләр өлкәсен үтә күренүчән итү. Моңа товарлар китерүчеләр, подрядчылар, башкаручыларны көндәшлек нигезендә билгеләү белән ирешелә. "Лаеш районы сатып алулар буенча комитет" муниципаль учреждение бу максатларны тормышка ашыруга хезмәт итә. Заказлар урнаштыру турында мәгълүмат урнаштыру өчен бердәм мәгълүмати система файдалануга тапшырылган. Аның уртак мәгълүмати чыганаклары, электрон мәйданчыклары һәм контрактлар реестры бар. Йөз меңнән артканда сатып алулар электрон аукцион юлы белән үткәрелә. Шулай ук ачык конкурслар һәм котировкалар сораулары уза.

2017 елда үз керемнәрең, чыгымнарың, милек турында һәм милек характерындагы йөкләмәләр, шулай ук ир яки хатын һәм балигъ булмаган балалар керемнәре турында үткәрелгән декларация компаниясе йомгаклары буенча 2016 ел өчен 94 муниципаль хезмәткәр һәм даими нигездә муниципаль вазифа биләгән 24 зат мәгълүматлар тапшырган. Барлык депутатлар мәгълүмат биргән.

Районда ришвәтчелеккә каршы законнар бозуга юл куймау буенча көн саен эш алып барыла. Моның өчен "2015-2020 елларда Лаеш муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру" муниципаль программа эшләнгән. Гражданнар һәм оешмалардан килгән мөрәҗәгатьләргә системалы төстә анализ ясала. Ришвәтчелек очраклары турында кешеләр интернет-кабул итү, "Җәмәгать кабул итүе" кайнар линиясе аша хәбәр итә алалар. Шулай ук үз гаризаңны гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен район Советы административ бинасына һәм универмагка куелган махсус ящикларда калдырырга була. Лаеш районында ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе телефоны һәм ышаныч телефоннары район сайтында урнаштырылган.

Ришвәтчелек кебек куркыныч социаль афәткә каршы аяусыз көрәштә иң мөһиме - хокук бозу очрагы турында хәбәр итү. Шулай итеп кенә җәза биреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район