Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия бөеклегенә өлеш кертү

Күптән түгел безнең газета WorldSkills эшче һөнәрләре конкорсында икенче урын алган ЛТЭТ студенты Раил Нигъмәтҗанов турында язган иде. Без тагын техникум һәм аның республика һәм бөтенроссия конкурсларында аерылып торган студентлары турында сөйлибез. Минем әңгәмәдәшләрем - студенткалар Елена Удальцова, Галина Архипова һәм Диана Бахтиозина. Алар үзләрен бик яхшы күрсәткечләргә алып килгән...

Күптән түгел безнең газета WorldSkills эшче һөнәрләре конкорсында икенче урын алган ЛТЭТ студенты Раил Нигъмәтҗанов турында язган иде. Без тагын техникум һәм аның республика һәм бөтенроссия конкурсларында аерылып торган студентлары турында сөйлибез.
Минем әңгәмәдәшләрем - студенткалар Елена Удальцова, Галина Архипова һәм Диана Бахтиозина. Алар үзләрен бик яхшы күрсәткечләргә алып килгән укытучылары - Мария Кузнецова, Евгений Атарский һәм Алевтина Люхманова белән килгәннәр.
Елена Удальцова «Мой вклад в величие России» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында «Обществознание и законотворчество» секциясендә җиңүче булган. Ул бик актуаль тема - «Учитель - коррупционер!?» темасына доклад ясап, үз проектын Мәскәүдә яклаган. Тәкъдим ителгән 15 эш арасында аныкы иң яхшысы дип табылган. Кыз коррупцияле мохиттә укытучының статусын төгәл билгеләргә тәкъдим иткән. Бик күп әдәбият тикшергәннән соң ул «О противодействии коррупции» ФЗга үзгәрешләр кертү буенча үзенең тәкъдимнәрен керткән.
-Елена законның камил түгеллеген, коррупционерлар һәм ришвәтчеләрнең шуннан файдалануын раслады, - дип аңлата укытучы Мария Кузнецова. - Аңа үз фикерен исбатларга, аргументлар китерергә туры килде. Һәм ул куелган бурычны бик яхшы үтәде.
Галина Архипова тарихы да кызыклы. Ул ирекле көрәш буенча илнең яшьләр җыелма командасы әгъзасы. Спортның бу төре белән ул Евгений Атарский кул астында сигез яшьтән шөгыльләнә. Тренеры яшәү урынын алыштырып безнең тыныч шәһәрчеккә килеп урнашкач, аның артыннан Лаешка килә. Техникумга укырга керә һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Тренеры аңа үз көчен билбаулы көрәштә сынап карарга тәкъдим иткәч, кыз ризалаша. Һәм 2017 ел ахырында ул билбаулы көрәш буенча Шамил Садриев истәлегенә Бөтенроссия турнирында җиңеп чыга.
-Билбаулы көрәштә беренче тапкыр чыгыш ясадым, беренче урынны алдым, - ди кыз тыйнак кына. - Казахстаннан, Питердан, Мәскәүдән килгән катнашучылар бар иде.
Ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры Никита Плетнев истәлегенә багышланган Бөтенроссия турнирында Галина Архипова беренче урын ала. Ул 64 кг авырлык категориясендә чыгыш ясый. 2001-2003 елгы кызлар арасында ул иң яхшысы булып чыга.
Монда, техникумда өченче курс студенты Диана Бахтиозинаның таланты ачыла. Кыз кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга. Аның сәләтен укытучы Алевтина Люхманова күреп ала. Студенткасының яраткан эшенә җитди мөнәсәбәтен күреп, аңа коррупциягә каршы көрәш буенча плакатлар республика конкурсында катнашырга тәкъдим итә. Һәм ялгышмый. Диана үз сюжетын куллана һәм аны кәгазьдә уңышлы итеп гамәлгә ашыра.
-Шуны әйтергә кирәк, безнең район данын бары бер кеше - Диана яклады. Никтер мәктәпләр катнашмады, - дип сөйли педагог. - Бүләкләү тантанасы Кремльдә үтте, барысы да бик матур һәм тантаналы булды. Беренче урын өчен Дианага электрон китап тапшырдылар.
Менә шундый алар, Татарстанның төрле районнарыннан килгән һәм зур тату коллективка әйләнгән техникум студентлары: спортчылар, рәссамнар, аналитиклар... Алар Россия бөеклегенә үз өлешләрен кертәләр.
Видеосюжетларны газета сайтында «Видео» рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район