Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россия Пенсия фонды сайтындагы тавыш ассистенты хезмәтләреннән файдаланыгыз

Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон  җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.

Текстны тавышлы итеп ишетү өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

“Начар күрүчеләр өчен” дигән менюны ачарга, моның өчен битнең өске өлешендәге “АА” кнопкасына басырга;

  • Текстның үзегезне кызыксындырган фрагментын билгеләргә;

  • “Яңгыратырга” (►) кнопкасына басырга.

Тавыш ассистенты сөйләм барышын туктатырга, билгеләнгән текстны кабаттан тыңларга мөмкинлек бирә, яңалыкларны һәм тематик мәкаләләрне генә түгел, кыска текстларны да (сайт бүлекләре исемнәрен, битләр тәртибен һ.б.) тавыш белән ишеттерә.

Аерым очракларда компьютерга урнаштырылган браузер яки антивирус тавыш ассистенты эшен туктатырга мөмкин. Мондый күренешне булдырмау өчен браузер һәм антивирус дөрес көйләнгән булырга тиеш, Пенсия фонды сайты өчен кисәтүсез барлыкка килә торган тәрәзләр блокировкасын сүндереп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев