Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Россия урманнарын саклыйк

Лаеш районында бер көн эчендә 27 мең карагач үсентесе утырттылар.

Августтан ноябрьгә кадәр Россиядә урман фондын торгызу буенча «Урманны саклыйк» масштаблы кампания бара. Лаеш районы мондый чараларда актив катнаша.

«Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясенең максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау һәм торгызу темасына җәлеп итү. Бу урман янгыннарыннан иң күп зыян күргән төбәкләр өчен аеруча актуаль. Бөтен ил буенча 40 000 000 агач утырту планлаштырыла.

Татарстанда «Тормыш сәнгате» хәрәкәте волонтерлары җитәкчелегендә даими рәвештә «Урман бүләк итәбез», «Россиянең тере урманнары» акцияләре уза.

Студентлар, юристлар, табиблар, мәктәп укучылары – төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр урманнарны торгызырга чыга. Мәсәлән, 2020 елның 26 сентябрендә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре Урман сагы хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә карагач үсентеләре утырттылар. Бу көнне 27 меңнән артык яшь агач Лаеш җирен бизәде.

Ә син «Урманны саклыйк» акциясендә катнашасыңмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы