Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ростов-на-Донудан Берлинга кадәр юл узды

Өйдә хатынын һәм алты баласын калдырып, Струнов Иван Тимофеевич дошманны кыйнарга китә. Фашист Германиясе белән дүрт ел сугыш – ул бөек батырлык та, бөек сабырлык та, бөек газаплар да…

Якташларыбыз сугышка китә. Өйдә әниләрен, хатыннарын, балаларын калдырып китә. Һәм куркуны, яраларын онытып дошманга каршы сугышалар. Бары тик бер генә уй: "Каһәр суккан фашистны кыйнарга". Бер теләк - дошманны туган җиребездән куып, өйгә әйләнеп кайту – үзен исән-имин кайтыр, ә үлем, бәла урап узар, дип өметләнүче һәм ышанучы кешеләр янына.

Безгә үзенең бабасы турында Ирина Сарбаева (Урта Девятово авылы) яза.

Минем бабам Струнов Иван Тимофеевич 1908 елда Емельяново авылында туа, бу вакытта ул ТАССРның Корноухово районы составына керә. Кызганычка каршы, бабайның фотосурәтләре сакланмаган.

Бабайны сугыш башлануга ук фронтка алалар - 1941 елның 10 июлендә. Аңа ул чакта 33 яшь була. Аның хатыны, минем әбием, алты бала белән ялгызы кала, балаларының иң кечесенә нибары ике атна була.

Бабамның хезмәт иткән урыны: 290 укчы дивизиясенең 885 укчы полкы, Көнбатыш фронт, Белорус фронты (чыганак - "Халык батырлыгы" сайты). Өлкән сержант званиесендә Ростов-на-Донудан Берлинга кадәр юл уза. 227 бәрелештә катнаша! «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлыклар өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Менә бүләкләү турындагы бер боерыкның юллары.

"Проня районында немец оборонасын өзгән чакта Днепрны кичкәндә кыюлык һәм батырлык күрсәткән, үз минометының төгәл уты белән дошманның 4 пулемет ноктасын юк иткән өчен, 120 миллиметрлы миномет батареясе наводчигы, өлкән сержант Струнов Иван Тимофеевичны бүләкләргә, чөнки ул безнең пехотаның уңышлы төстә алга баруына ярдәм итә. Армиягә 1941 елның 10 июлендә чакырыла. Ватан сугышы фронтында 1941 елның августыннан. 1941 елның 2 октябрендә яралана. «Сугышчан батырлыклар өчен» медале белән бүләкләнә.

1945 елда бабам өйгә кайта. Ә 1946 елда минем әнием туа, бу, әлбәттә, аның сәламәтлегенә йогынты ясаган. 1948 елда тагын бер бала, уллары туа, ә 1949 елда минем бабам 42 яшендә вафат була. Һәм әбием тагын ялгызы кала, ә аннары ул мине үстерде, тәрбияләде әле.

Менә шундый тарих. Моңа охшаган тарихлар һәр гаиләдә диярлек булгандыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев