Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Рождествено авыл җирлеге: эш йомгаклары һәм киләчәккә планнар

Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу халык белән очрашуда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Җыелышта Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Артем Солягин, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук җирлек халкы катнашты.

Рождествено авыл җирлегенә Рождествено һәм Сингели авыллары, Дятлово авылы һәм Тәнгәчи поселогы керә. Җирлектә ике фельдшер-акушерлык пункты, даруханә һәм табиб амбулаториясе, урта белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы эшли. Җирлек территориясендә мәчет һәм чиркәү эшли.

Гамәлгә ашырылган проектлар
2025 елда үзара салым акчаларын куллануга бәйле проектлар гамәлгә ашырылган. Рождествено һәм Сингели авылларында юлларга ремонт ясалган. 230 метр суүткәргеч алыштырылган. Тәнгәчидә күлнең яр буе зонасы чистартылган. Дятлово авылы паркында карт агачлар киселгән.
Планда: Тәнгәчидә күлне чистарту эшен дәвам итү һәм анда Державин урамында 2,5 км озынлыкта яктырту урнаштыру; «Речная долина» коттедж поселогында юл хәрәкәте билгеләре кую; хоккей мәйданчыгы территориясен төзекләндерүне дәвам итү; Рождествено авылында уен мәйданчыгы төзү.

Котлаулар һәм казанышлар
Җирлектә яшәүче өч хатын-кызны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Тәнгәчи авылында яшәүче Елена Михеева да үзенең 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар, бүләкләр һәм җылы сүзләр алды.
Гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә катнашкан күп балалы Гобәйдуллиннар гаиләсенә яңа микроавтобус тапшырылды.
Рождествено мәктәбе «Ел мәктәбе — 2025» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Мәктәптә азык-төлек блогы һәм яктырту системасы яңартылды.

Җирлекнең икътисады
Икътисадый сектор җирле крестьян хуҗалыкларына («Андреева», «Сарапкина», «Идрисов» КФХлары) һәм сәнәгать предприятиеләренә нигезләнә.
«ПКФ Агроинвестстрой» ҖЧҖ (Дятловода) металл эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге металл конструкцияләр җитештерү буенча специальләшә. «Уңыш» ҖЧҖ (Сингели авылы) рулонлы газон җитештерә. Предприятиенең узган елдагы табышы 100 миллион сумнан артык тәшкил иткән. «Полимикс Казан» ҖЧҖ 2025 елда Силикон каучук җитештерү цехын эшләтеп җибәрде, ул 500 миллион сумнан артык табыш белән тәэмин итте.

Халык белән әңгәмә
Рождествено мәдәният йортында гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. Хәйрия концерты акчаларына госпиталь өчен медикаментлар сатып алынды. Посылкалар даими рәвештә алгы сызыкка җибәрелә. Җирлек волонтерлары сугышчыларга махсус хәрби операция зонасына тапшыру өчен кием тегәләр һәм маскировка челтәрләре үрәләр. МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә.

Җирлек башлыгының халык белән чираттагы очрашуы казанышлар, көнүзәк проблемалар һәм киләчәккә планнар турында фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык булды. Халык сораулар бирә һәм җирлекне үстерү буенча үз идеяләрен җиткерә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев