Рөстәм Миңнеханов республиканың яхшы укытучыларына ноутбуклар тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усады поселогында урнашкан компьютер техникасы җитештерү заводында булды.
ICL-КПО ВС компаниясенең исәпләү техникасы җитештерү буенча заводының беренче чираты 2013 елның 9 апрелендә эшли башлады. Бу көнне Рөстәм Миңнеханов җыю конвейерын эшләтү төймәсенә басты. Заводның компьютер техникасы җыю һәм аларны җитештерү – персональ компьютерлар, ноутбуклар, серверлар, коммутаторлар һәм башка әйберләр, сәнәгать электроникасы әйберләрен дә кертеп - белән шөгыльләнәчәге шул вакытта ук билгеле иде.
Бүген компания продукциясенә сорау зур һәм якын киләчәктә сорау артачак кына. ТР Президенты бу визиты вакытында шул хакта әйтеп үтте.
-Компания өчен бу яңа шартларда эшләү – чит илләрдән килгән әйберләрне алыштыруга бәйле яңа чакырулар. Тулаем монда җитди эш алып барыла һәм бу без хәзерге хәлдә аны чишү юлларын табарбыз дигән ышаныч бирә, - диде Рөстәм Нургалиевич.
“ICL Техно” технопаркында россиядә җитештерелгән беренче ноутбукларны тантаналы төстә иң яхшы 10 информатика укытучысына тантаналы төстә тапшырдылар. Тулаем Татарстан мәгариф системасы үзебездә җитештерелгән 12 мең Raybook ноутбугы алачак.
Рөстәм Миңнехановка ОЭЗ “Иннополис” территориясенең икенче мәйданчыгында ана платалар җитештерү проектын да тәкъдим иттеләр. Очрашу барышындаТР Президенты IT өлкә өчен чит ил әйберләрен алыштыру һәм продукция җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев